Бәйрәм салютлары өч ноктадан бирелде.
(Казан шәһәре KZN.RU, 3-нче июль). Татарстан башкаласында Казанга «Хезмәт батырлыгы шәһәре» исеме бирелү хөрмәтенә бәйрәм салюты булды. Казансу өстендәге күкне 4 меңнән артык пиротехник эшләнмә бизәде.
Салют 21.00 сәгатьтә башланды. «Казан» гаилә үзәге һәм Кремль яр буена матур фейерверк карарга казанлылар үзләренең дуслары һәм гаиләләре белән килгән иде. Бәйрәм салютлары өч ноктадан – Казансу елгасы акваториясендәге «Касә» янында ике баржадан һәм «Кырлай»аттракционнар паркы янындагы понтоннан ясалды.
Исегезгә төшерәбез, Казанга «Хезмәт батырлыгы шәһәре» дигән мактаулы исем бирү турында РФ Президенты Владимир Путин рәислегендә узган «Җиңү» оештыру комитеты утырышы барышында билгеле булды. Татарстан башкаласыннан тыш, әлеге исемгә Россиянең тагын 19 шәһәре лаек булды: Чиләбе, Түбән Новгород, Екатеринбург, Самара, Пермь, Түбән Тагил, Саратов, Омск, Новосибирск, Ярославль, Магнитогорск, Ижевск, Уфа, Ульяновск, Томск, Иркутск, Иваново, Новокузнецк, Боровичи.
Шулай ук бүген Казанда шәһәргә мактаулы исем бирүгә багышланган флешмоб узды. Предприятиенең яшь хезмәткәрләре әлеге шатлыклы вакыйга турында халыкка хәбәр итү һәм инициативаны хуплаучыларның барысына да рәхмәт белдерү максатыннан шәһәр урамнарына чыкты.