Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
19.09.2019, 17:48

Казанда мәгариф учреждениеләре җитәкчеләренең киңәйтелгән киңәшмәсе узды

Киңәшмәдә узган елда ирешелгән нәтиҗәләргә анализ ясалды һәм яңа уку елына мәгарифне үстерү буенча бурычлар билгеләнде.

(Казан шәһәре KZN.RU, 19-нчы сентябрь, Ксения Швецова). Бүген Казанның бу елда ачылган 186-нчы номерлы «Перспектива» күппрофильле лицеенда мәгариф учреждениеләре җитәкчеләренең киңәйтелгән педагогик советы узды. Киңәшмәдә Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Рөстәм Гафаров, Мәгариф идарәсе башлыгы Илнар Һидиятов, шулай ук шәһәрнең барлык мәктәпләре һәм балалар бакчалары директорлары катнашты.

Киңәшмә Илнар Һидиятов доклады белән башланып китте, анда ул узган елда ирешелгән нәтиҗәләргә анализ ясады һәм яңа уку елына мәгарифне үстерү буенча бурычлар билгеләде.

Демографик сәясәтнең иң мөһим чараларыннан берсе - мәктәпкәчә белем бирүне үстерү, дип билгеләп үтте И.Һидиятов һәм бүгенге көндә Казанда балалар бакчаларына 72 меңнән артык бала йөрүен искәртте. «Мәктәпкәчә белем бирү өлкәсендә традицион формалар белән беррәттән вариатив формалар актив үсә: кыска вакытка калу төркемнәре, гаилә төркемнәре, мәктәп каршындагы мәктәпкәчә бүлекчәләр, - диде И.Һидиятов һәм соңгы елларда Казанда гаилә мәктәпкәчә төркемнәренең саны кимегәнен дә өстәде. Мәгариф идарәсе башлыгы фикеренчә, бу мәсьәләдә балалар бакчалары җитәкчеләренә мөһим роль бирелә. «Сезнең бурыч - гаилә төркемен ачып, аларның барлык өстенлекләре турында мәгълүмат җиткерү, аңлату һәм ярдәм итү, - дип мөрәҗәгать итте И.Һидиятов балалар бакчалары җитәкчеләренә. - Мәктәпкәчә белем бирүнең әлеге вариатив формасы күп балалы әниләр арасында популяр булыр дип өметләнәбез».

Бүгенге көндә казанлыларның яхшы белем алу һәм үз балаларына аны бирү өчен мотивациясе югары. Моңа шәһәрдә булдырылган заманча укыту шартлары, җитәкчеләр һәм укытучыларның һөнәри осталыгы, балалар һәм ата-аналар хезмәте ярдәм итә, дип белдерде спикер һәм Татарстан башкаласында 190 мәктәп булуын, шуларның 166-сы муниципаль мәктәп буларак эшләвен искәртте. Аларда белем алучы балалар саны 142 меңнән артып китә.

И.Һидиятов искә төшергәнчә, республикада уникаль проект – «Адымнар» яңа полилингваль белем бирү комплекслары төзелеше башланып киткән. Беренче комплекс Казанда барлыкка киләчәк - ул Яңа Савин районында урнашачак. И.Һидиятов сүзләренә караганда, икенче белем бирү комплексын Совет районында XXI гасыр микрорайонында урнаштыру планлаштырыла. «Әлеге комплекслар 12 балалар бакчасы белән хезмәттәшлек итәчәк, бу инде кече яшьтән үк полилингваль киңлектә балаларны тәрбияләргә мөмкинлек бирәчәк», - дип билгеләп үтте спикер.

Мәгариф идарәсе җитәкчесе 10-нчы сыйныфка балаларны кабул итү мәсьәләсенә аерым тукталды. Ул билгеләп үткәнчә, быел укучыларның ата-аналарыннан шикаятьләр килгән, аларны 10-нчы сыйныфка кабул итүдән баш тартканнар. И.Һидиятов мәктәп җитәкчеләрен тәнкыйтьләде һәм белемнәрен дәвам итәргә теләгән укучыларга ярдәм итәргә кушты. «Сүз сез 9 ел белем биргән һәр бала язмышы турында бара. Кинәт кенә аларның сезгә кирәк булмавы, туры килмәве булырга тиеш түгел. Мәктәп һәм укытучының уңай имиджын ничек формалаштырырга була? - диде И.Һидиятов. - Укучыгызны 10-нчы сыйныфка яки техникум-көллиятләргә урнаштыру - бу сезнең җаваплылык».

Шулай ук И.Һидиятов Казан укучыларының БДИ һәм ТДИ нәтиҗәләре буенча югары нәтиҗәләр күрсәтүләрен дәвам итүен, шулай ук даими рәвештә бөтенроссия һәм халыкара конкурсларда һәм олимпиадаларда беренче урыннарны яулауларын билгеләп үтте. Шулай итеп, ул быел республика олимпиадаларында - 520 Казан укучысы, бөтенроссия олимпиадасының төбәк этабында 459 укучы җиңүче һәм призер булуын искәртте. Быел барлыгы 99 мәктәп олимпиада хәрәкәте җиңүчеләрен һәм призерларын әзерләгән иде, шуларның 23-е - бөтенроссия олимпиадасының йомгаклау этабы өчен.

«Белем бирү - күпьяклы катлаулы процесс, монда педагоглар бирә торган белемнәр белән бергә ата-аналарның роле, аларның шәхси үрнәге, балага һәрьяклап ярдәм итү һәм тиешле шартлар тудыру мөһим, - дип билгеләп үтте И.Һидиятов. - Мондый эш нәтиҗәләре бөтен шәһәрнең горурлыгы булып тора».

Рөстәм Гафаров узган елдан ике һәм аннан да күбрәк фәннән 100 балл җыйган укучыларны бүләкләү матур традициягә әйләнүен искәртте. «Тәрбия бирүегез өчен рәхмәт, ә иң мөһиме - балаларга ышаныч һәм ярдәм күрсәтүегез зур дәрәҗә», - дип ассызыклады ул.

Уку елына һәм җәйге сезонга нәтиҗәләр ясап, Р.Гафаров быел педагоглар өчен җәй дә эш чоры булуын билгеләп үтте: «Без сезнең белән бергә бик яхшы нәтиҗәләргә ирештек, WorldSkills дөнья чемпионатын уздырдык һәм кунакларны белем дәрәҗәсе белән гаҗәпләндердек».

Мәгариф үсешендә инфраструктура да зур роль уйный, дип билгеләп үтте Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары һәм Казанда 2015 елдан 2018 елга кадәр 20 мәктәп, 106 балалар бакчасы төзелүен искәртте. Быел гына да шәһәрдә ике яңа мәктәп һәм 11 балалар бакчасы, мәктәпләргә 2 янкорма барлыкка килде. Моннан тыш, 17 мәгариф учреждениесе, 30 спорт залы, 10 актлар залы капиталь төзекләндерелде, 48 мәктәп һәм балалар бакчасы территориясен төзекләндерделәр, 39 мәктәп ашханәсен яңарттылар. «Барлыгы 166 мәктәпнең 86-сына ремонт ясалды - бу яртысы диярлек», - дип билгеләп үтте спикер.

Киңәшмә ахырында Р.Гаффаров мәгариф учреждениеләре җитәкчеләрен тәҗрибә уртаклашырга һәм эштәге көчләрен берләштерергә чакырды. «Без сезнең белән бергә бүгенге көндә булган яки килеп туган барлык проблемаларны да хәл итәчәгебезгә ышанам», - диде Р.Гафаров.

Шулай ук педагогларга мәгариф үсешендә ирешкән уңышлары өчен бүләкләр һәм рәхмәт хатлары тапшырылды.

Фоторепортаж
Белем бирү учреждениеләре җитәкчеләренең киңәйтелгән педагогик советы, 19.09.2019
Барлык яңалыклар