В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Ярышларда 170 спортчы һәм һәвәскәр катнашты.
(Казан шәһәре KZN.RU, 13-нче октябрь). Бүген Казанда Якты Лебяжье күленең урман-парк зонасында дуатлон-спринт дисциплинасында триатлон буенча Татарстан Республикасы беренчелеге һәм ачык чемпионаты узды, анда йөгерү һәм велоузыш керә. Ярышларда барлыгы 170 кеше катнашты, алар арасында һәвәскәрләр дә, профессионал-триатлетлар да бар. Ачылыш тантанасында Башкарма комитет җитәкчесе Денис Калинкин катнашты.
Беренче стартлар 10.45 сәгатьтә башланды. Хатын-кызлар арасында (дистанция: 5 чакрым йөгерү, 20 чакрым велоузыш, 5 чакрым йөгерү) ярышлар нәтиҗәләре буенча Светлана Соколова җиңүче булды, икенче урынны Мария Архипова, өченче урынны Елена Исаева алды. Ир-атлар арасында шундый ук дистанциядә беренче өч урынны Максим Кузьмин, Вячеслав Соколов һәм Борис Иванов бүлеште.
Ярышларда катнашучыларның һәм җиңүчеләрнең тулы исемлеге белән биредә танышырга мөмкин.