Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
15.02.2021, 12:31

Казанда совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруның 32 еллыгын билгеләп үттеләр

Җиңү паркында Мәңгелек утка чәчәкләр куелды.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 15-нче февраль, Ксения Швецова). Бүген Казанның Җиңү паркында совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруның 32 еллыгына багышланган тантаналы чара узды. Анда үз хәрби бурычларын үтәгән солдатлар һәм офицерлар, республиканың иҗтимагый ветераннар оешмалары, министрлык һәм ведомство вәкилләре, уку йортлары курсантлары һәм студентлары, шулай ук һәлак булганнарның туганнары һәм якыннары катнашты.

Чарада шулай ук ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры урынбасары Гадел Мөбәрәкшин, Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе Айрат Фәизов, Әфганстан Республикасында сугышчан хәрәкәтләр ветераннары мәсьәләләре буенча ТР Координацион советы рәисе Иван Егоров һәм башкалар катнашты.

Россиядә 2011 елдан 15-нче февраль – Ватаннан читтә хезмәт бурычын үтәгән Россиялеләрне искә алу көне. Бу көнне Әфганстаннан совет гаскәрләренең чикләнгән контингентын чыгару тәмамлануга бер ел тулуны билгеләп үтәләр. Нәкъ менә шул көнне 32 ел элек совет солдатлары белән соңгы колонна чикне узып, Ватанына әйләнеп кайткан.

«Бүген бөтен Россия, шул исәптән безнең республика өчен истәлекле дата. Без бүген Җиңүне символлаштыручы паркка сугыш кырыннан кайтмаганнарны искә алу һәм сафта булганнарга хөрмәт күрсәтү өчен җыелдык, – диде Ләйлә Фазлыева. – Әфган сугышы вакыйгалары турында дөреслекне сөйләүчеләргә бүген безнең тантаналы җыелышта катнашкан яшь буынга рәхмәтле.»

Сугыш елларында һәлак булганнарның истәлеген мәңгеләштерү өчен иҗтимагый оешмалар күп эш башкара, дип өстәде ул.

«Бүген чарага килгән барлык ветераннарга һәм инде мондый чараларда катнаша алмаучыларга зур рәхмәт әйтәсе килә, – диде РФ Оборона министрлыгының Казан югары танк команда училищесы башлыгы, генерал-майор, хәрби хәрәкәтләр ветераны Кирилл Кулаков. – Бу вакыйгалар, үз бурычларын лаеклы үтәгән кешеләр турындагы хәтер һәрвакыт безнең йөрәкләрдә калачак. Яшь буыныбыз ветераннар турындагы хатирәләрне беркайчан да онытмас, үз бурычыбызны лаеклы һәм намус белән үтәр дип ышандырасы килә».

Ел саен чәчәкләр салуда Суворов хәрби училищесының яшь тәрбияләнүчеләре Иван һәм Никита катнаша, аларны Казан Суворов хәрби училищесы башлыгы Валерий Миронченко тәкъдим иткән. «Беренче тапкыр чәчәк салган вакытта алар бөтенләй кечкенә балалар буларак катнашты, ә бүген инде алар зур суворовчылар, тагын берничә елдан соң бирегә тагын да зур үсеп киләчәк», – диде В.Миронченко. Яшь катнашучылар җыелучыларны котлап шигырьләр укыды.

Катнашучыларны истәлекле дата белән Әфганстанда һәлак булган хәрби хезмәткәрләр гаиләләренең Татарстан республика иҗтимагый оешмасы рәисе Рөстәм Акчурин, ТР буенча эчке эшләр министры киңәшчесе, хокук бозуларны профилактикалау буенча ТР хөкүмәт комиссиясенең җаваплы секретаре, генерал-майор Венер Сәлимов һәм башкалар котлады.

Бер минут тынлыктан соң җыелучылар хәрби оркестр башкаруында музыка астында Мәңгелек утка чәчәкләр салды.

Соңыннан чарада катнашучылар хәрби-кыр ашханәсендә кайнар чәй белән тамак ялгап алды.

Исегезгә төшерәбез, 1989 елның 15-нче февралендә совет гаскәрләренең соңгы колоннасы Әфган-совет чиген узган. Казаннан 2 меңнән артык солдат һәм офицер Әфганстанда хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан. 275 казанлы «Батырлык өчен» медальләре белән бүләкләнгән, ә 93 герой «Кызыл йолдыз» ордены белән билгеләнгән. Казанның 34 кешесе Әфганстанда һәлак булган, 108 кеше яраланган.

Фоторепортаж
Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруга 32 ел тулу уңаена багышланган тантаналы чара
Барлык яңалыклар