Казанда Яңа Порт проектын яңарту буенча түгәрәк өстәл узды. Катнашучылар театр булдыру мөмкинлеге, имҗтимагый сәнгать һәм туризмны үстерү турында фикер алыштылар. Очрашуда Вахитов һәм Идел буе районнары башлыгы Альберт Салихов, ТР башкаласының баш архитекторы Илсөяр Төхвәтуллина, Казанны үстерү институты директоры Алексей Горбунов, шәһәр Башкарма комитетының Туристлыкны үстерү комитеты директоры Дарья Санникова һәм башкалар катнашты.
Илсөяр Төхфәтуллина хәбәр иткәнчә, беренче белем бирү учреждениеләрен – мәктәп һәм балалар бакчасын проектлау белән Россиянең танылган архитекторлары Никита Явейн һәм Рубен Аракелян шөгыльләнә. Түгәрәк өстәл барышында шулай ук Яңа Порт мәйданында Җилкәнле спорт мәктәбен һәм цифрлы һөнәрләр мәктәбен урнаштырырга тәкъдим иттеләр.
Территорияне яңарту вакытында күп балалы гаиләләргә юнәлдерелгән инфраструктурага аерым игътибар бирү планлаштырыла. Мондый тәкъдим белән бер ширкәтнең Консалтинг һәм аналитика департаменты төбәк директоры Ольга Широкова чыгыш ясады.
Ул шулай ук эчке туризмның үсә баручы өлеше һәм аның төрлелеге турында сөйләде: элек өч төрне генә аерып күрсәтсәләр (эшлекле, ял итү һәм танып белү), хәзер сәфәр өчен сәбәпләр саны алты тапкырга арткан. Яңартыла торган территориягә җәмәгатьчелекне җәлеп итү өчен милли тиңдәшлеккә игътибарны юнәлтергә тәкъдим ителә. Альтернатива буларак вакыйгалылык күздә тотыла. Очрашуда катнашучылар Яңа Порт территориясен федераль дәрәҗәдәге зур чаралар өчен потенциаль территория дип саныйлар.
Тагын бер тема — мәдәни институтлар өчен инфраструктураны төзекләндерү. Баш архитектор Яңа Татар зиратына мемориаль статус бирү һәм аның янында музей-күргәзмә киңлеге булдыру ниятләре турында сөйләде. Катнашучылар шулай ук Казан иҗтимагый сәнгате турында да фикер алыштылар. Илсөяр Төхфәтуллина билгеләп үткәнчә, «Казаныш» Халыкара архитектура-төзелеш форумында сәнгать объектларының шәһәр картасын күрсәтәчәкләр. Очрашуда һәвәскәрләр чыгыш ясарга мөмкин булган театр булдыру турында да сөйләштеләр.
Очрашу «СМУ-88» ширкәтләр төркеме теләге белән оештырылган иде.