Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
01.03.2023, 18:05

Казанда «Движения первых» I остазлар слеты узды

Анда бөтен республикадан яшьләр белән эшләү буенча белгечләр, педагог-оештыручылар, укытучылар, методистлар һәм башка белгечләр катнашты.

Фото: vk.com/rddm_tatarstan

(Казан шәһәре KZN.RU, 1 нче март). Казанда «Движения первых» бөтенроссия балалар һәм яшьләр хәрәкәте остазларының беренче слеты узды. Бөтен Татарстаннан яшьләр белән эшләү буенча 300 белгеч, педагог-оештыручылар, укытучылар, методистлар һәм башка белгечләр максатларны һәм бурычларны билгеләү, шулай ук республикада хәрәкәт эшен башлап җибәрү өчен җыелдылар.

Ике көн дәвамында остазлар нетворкинг-очрашуларга, тематик сессияләргә йөрделәр һәм төркемнәрдә эшләделәр. Аларга бөтенроссия хәрәкәтенең 12 юнәлешен һәм Татарстанда эшләп килүче тагын бер юнәлешне – «Туган тел, милли мәдәният һәм традицияләр»не тәкъдим иттеләр. Слетта катнашучыларны хәрәкәт клублары белән таныштырдылар.

Шул ук көннәрдә оешманың төбәк бүлекләре җитәкчеләренең беренче семинары да булды. Ул 14 регионнан 34 вәкил җыйды. Бер сессиядә, катнашучылар, төркемнәргә берләшеп, мәктәпләрдә, көллиятләрдә, яшьләр үзәкләрендә, яшүсмерләр клубларында һәм өстәмә белем бирү учреждениеләрендә клубларның ничек эшләячәген модельләштерделәр, дип хәбәр итә хәрәкәтнең төбәк бүлеге матбугат хезмәте.

Ике чара тәмамланганнан соң, катнашучылар белән «Движение первых» Россия балалар һәм яшьләр хәрәкәте идарәсе рәисе Григорий Гуров очрашты.

Барлык яңалыклар