Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
04.03.2019, 14:49

Казанда өстәл теннисы буенча хәйрия турниры узды

Турнирны Совет районы администрациясе, "Альпари" хәйрия фонды һәм Казанның "Идел" олимпия резервы спорт мәктәбе оештырды.

(Казан шәһәре KZN.RU, 4-нче март). Татарстан башкаласында узган өстәл теннисы буенча хәйрия турнирында 27 корпоратив һәм җыелма команда составында 90-нан артык казанлы катнашты. Турнир кысаларында хәйрия ярминкәсе, өлкәннәр һәм балалар өчен мастер-класслар оештырылды, моннан тыш өстәл теннисында кечкенә кунаклар да уйный алды. Уртак көч белән 161 мең 970 сум акча җыелган, алар терәк-хәрәкәт аппаратында тайпылышлары булган балаларга - Алия Морякова һәм Родион Нәҗмиевка махсус велосипедлар сатып алуга тотылачак.

Турнирны Совет районы администрациясе, "Альпари" хәйрия фонды һәм Казанның "Идел" олимпия резервы спорт мәктәбе оештырды.

Исегезгә төшерәбез, хәйрия турниры инде өченче ел рәттән үткәрелә һәм ел саен күп санлы катнашучыларны һәм җанатарларны үзенә җәлеп итә. Узган ел 25 команда ярдәме белән 125 мең сум акча җыелган, аларга Нияз Нигъмәтҗанов, Роман Иванов, Дания Гыйззәтуллина һәм Гәүһәр Исламова махсус өч көпшәле велосипедлар сатып алынган. Әлеге бүләкләр ярдәмендә мөмкинлекләре чикле балалар шәһәрнең спорт тормышында катнаша алды, велосипедларда йөреп, хәтта җиңүчеләр булдылар.
Барлык яңалыклар

Казанда өстәл теннисы буенча хәйрия турниры узды

<p> (Казан шәһәре KZN.RU, 4-нче март). Татарстан башкаласында узган өстәл теннисы буенча хәйрия турнирында 27 корпоратив һәм җыелма команда составында 90-нан артык казанлы катнашты. Турнир кысаларында хәйрия ярминкәсе, өлкәннәр һәм балалар өчен мастер-класслар оештырылды, моннан тыш өстәл теннисында кечкенә кунаклар да уйный алды. Уртак көч белән 161 мең 970 сум акча җыелган, алар терәк-хәрәкәт аппаратында тайпылышлары булган балаларга - Алия Морякова һәм Родион Нәҗмиевка махсус велосипедлар сатып алуга тотылачак. </p> <p> Турнирны Совет районы администрациясе, "Альпари" хәйрия фонды һәм Казанның "Идел" олимпия резервы спорт мәктәбе оештырды. </p> Исегезгә төшерәбез, хәйрия турниры инде өченче ел рәттән үткәрелә һәм ел саен күп санлы катнашучыларны һәм җанатарларны үзенә җәлеп итә. Узган ел 25 команда ярдәме белән 125 мең сум акча җыелган, аларга Нияз Нигъмәтҗанов, Роман Иванов, Дания Гыйззәтуллина һәм Гәүһәр Исламова махсус өч көпшәле велосипедлар сатып алынган. Әлеге бүләкләр ярдәмендә мөмкинлекләре чикле балалар шәһәрнең спорт тормышында катнаша алды, велосипедларда йөреп, хәтта җиңүчеләр булдылар.