Татарстан башкаласы аэропортында термометр баганалары минус 34,5 градуска кадәр төште.
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
(Казан шәһәре KZN.RU, 13-нче гыйнвар). Казанда үткән төндә шәһәрнең төрле районнарында 29,1-32,7 градус салкын булган. Татарстан башкаласы аэропортында термометр баганалары минус 34,5 градуска кадәр төште.
Татарстан Республикасының Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе сайтында хәбәр ителгәнчә, үткән төндә республикада һава шартлары салкын арктик антициклон йогынтысында формалашкан. Иртәнге 9 сәгатькә булган мәгълүматларга караганда, республикада минималь һава температурасы республиканың көньяк-көнчыгышында (Баулы) минус 25 градустан алып көнчыгышта (Мөслим) 38,7 градуска кадәр тәшкил иткән.