«Триумфка бер адым» турнирына бөтен илдән 300-дән артык яшь спортчы килгән.
Фото: Татарстан Республикасы Спорт министрлыгы
(Казан шәһәре KZN.RU, 22-нче сентябрь). Казанда нәфис гимнастика буенча «Яшь гимнасткалар» турнирына сайлап алу этабы булган «Триумфка бер адым» бөтенроссия ярышлары уза.
Гимнастика үзәге базасында илнең 22 субъектыннан 6 яшьтән 15 яшькә кадәрге 300-дән артык кыз җыелган. Иң көчле спортчыларны шәхси һәм төркем дисциплиналарында билгеләячәкләр. Ярышлар 24-нче сентябрьдә төгәлләнәчәк, дип хәбәр итә ТР Спорт министрлыгы матбугат хезмәте.