Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
27.11.2023, 12:59

Казанда пенсионерлар өчен «Йөзьяшәрләр уеннары» спартакиадасы кысаларында шахмат турнирлары уза

Шәһәр Мэры район администрацияләре башлыкларына спортчыларның чыгышларын күзәтергә кушты

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 27 нче ноябрь, Юлия Летникова). Казанның барлык районнарында «Йөзьяшәрләр уеннары» спартакиадасы кысаларында шахмат турнирлары уза. Җиңүчеләрне һәвәскәрләр һәм профессиональ спортчылар арасында билгеләячәкләр. Бу хакта аппарат киңәшмәсендә Физик культура һәм спорт комитеты рәисе Линар Гарипов хәбәр итте.

Ул искәрткәнчә, элегрәк Казанда «Яшәү яме»нә йөрүчеләр арасында өстәл теннисы буенча турнир җиңүчеләрен билгеләделәр. Финал этабында 80 нән артык кеше катнашты.

«Кышкы сезонда яңалык «Йөзьяшәрләр уеннары» булачак. Мин район администрацияләре башлыкларыннан командаларның ничек чыгыш ясавын күзәтүләрен сорыйм, чөнки, алдан килешкәнчә, йомгаклар ясаячакбыз. Ярышларның беренче этаплары «Яшәү яме» проекты вәкилләренең бик актив булуын күрсәтә. «Яшәү яме» катнашучыларының тагын да күбрәк спорт белән шөгыльләнүен теләр идек. Проект, алар кебек үк, озак яшәсен», - диде Казан Мэры Илсур Метшин.

Исегезгә төшерәбез, «Йөзьяшәрләр уеннары» спартакиадасы кысаларында 10 спорт төре буенча ярышлар үткәрелә, шул исәптән йөзү, чаңгы узышлары, төньяк йөреше, дартс, ГТО, җиңел атлетика, волейбол һ.б. Ярышларга әзерлек һәм «Яшәү яме» проектына йөрүче өлкәннәрнең физик формасын саклап калу максатыннан 20 муниципаль спорт объектында бушлай күнегүләр оештырылды, алар зур популярлык белән файдалана.

Октябрьдә «Йөзьяшәрләр уеннары» тантаналы рәвештә ачылды. Катнашучылар өчен зур спорт бәйрәме оештырылды, аңа шәһәрнең барлык районнарыннан 350 ләп кеше, шулай ук 800 дән артык җанатар кушылды.

Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе, 27.11.2023
Видеорепортаж
27.11.2023 13:13
Казанда тимераякта шуу өчен 100 дән артык урын булдырыла
Барлык яңалыклар