В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Аның кысаларында укыту тренинглары, семинарлар һәм практикумнары үткәрелә.
(Казан шәһәре KZN.RU, 14-нче март). Казанда 12-14 мартта мәгариф учреждениеләре җитәкчеләре өчен «Уңыш векторы» курслары оештырыла. Алар өчен өч көн дәвамында Европа эксперты һәм формаль булмаган белем бирү буенча тренер Анна Фельдман җитәкчелегендә укыту тренинглары, семинарлар һәм практикумнары үткәрелә.
Мәктәп җитәкчеләре алдында үз эшләренең чын осталары чыгыш ясый. Мисал өчен, спикерларның берсе – Евгений Махина – тренер, консультант, язучы, Skillshare һәм Udemy халыкара порталлары инструкторы. Югарыдагы порталлар барлыгы 114 илдән 3100 студентны колачлый. Ә курсларның икенче көнендә тыңлаучылар практик күнекмәләр ала алачак - «Стратегик планлаштыру» тренингын алып баручы Анастасия Мороз директорларга стандарт булмаган карарларыннан торган тулы бер идарә итү бурычларын тәкъдим итте.
Анна Фельдманның «Шәхси нәтиҗәлелек һәм стрессларга каршы торучанлык» тренингында директорлар җитәкченең уңышы күп очракта аның шәхси сыйфатларына бәйле булуын белделәр һәм үз һөнәре өчен әһәмиятле мәсьәләләр турында фикер алыштылар.