В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Беренче сайлап алу көнендә 300-дән артык беренче курс студенты 78 музыкаль номер башкарган.
(Казан шәһәре KZN.RU, 26-нчы ноябрь). Казанда Ленин исемендәге мәдәни-күңел ачу комплексында 27-нче ноябрьгә кадәр шәһәр югары уку йортлары арасында «Беренче курс студенты көне» фестиваленең конкурс көннәре уза.
Студентлар биш юнәлештә ярыша: «журналистика», «музыка», «театр», «бию» һәм «оригиналь жанр». Һәр юнәлештә берничә номинация билгеләнгән.
Беренче сайлап алу көнендә 300-дән артык беренче курс студенты 78 музыкаль номер башкарган: автор җырлары, эстрада, халык, джаз, классик вокал, рэп, ВИА һәм бит-бокс.
26-нчы ноябрьдә «театр» һәм «үзенчәлекле жанр» юнәлешләре буенча чыгышлар уза, ә 27-нче ноябрьдә сәхнәгә биючеләр чыгачак.
Сайлап алуларга керү ирекле, дип хәбәр иттеләр Балалар һәм яшьләр эшләре комитетында.