Ярышларда 2008-2009 елгы кызлар командалары катнаша.
(Казан шәһәре KZN.RU, 13-нче декабрь). Казанда Үзәк стадионның уен залында Россиянең атказанган тренеры Александр Васильевич Воробьев истәлегенә багышланган XIII Төбәкара волейбол турниры уза. Ярышларда 2008-2009 елгы кызлар командалары катнаша. Турнирның тантаналы ачылышы 12-нче декабрьдә булды.
Турнирда җиңү өчен илнең төрле шәһәрләреннән 7 команда көч сынаша. Казанны ярышларда «Юность» олимпия резервы спорт мәктәбе тәкъдим итә.
Ярышлар 15-нче декабрьдә тәмамланачак, дип хәбәр итә Физик тәрбия һәм спорт комитеты.