Яңа транспортны шәһәр Мэры Илсур Метшин карап чыкты.
Фото: Денис Гордийко
Түбән идәнле берничә секциядән торучы 18 метрлы автобус тышкы кыяфәте белән совет чорында популяр булган «Икарус» маркалы автобусны хәтерләтә. Мондый автобусларның төп өстенлеге – аларның сыйдырышлылыгында. Чагыштыру өчен: хәзерге вакытта шәһәрдә эксплуатацияләнә торган автобуслар күп дигәндә 100 пассажирны сыйдыра, шул ук вакытта түбән идәнле автобусның сыйдырышлыгы – 162 кеше, ә утыру урыны – 44. Илсур Метшин билгеләп үткәнчә, тест-драйв вакытында яңа транспорт шәһәрнең ерак микрорайоннарында яшәүче казанлыларның тормышын уңайлырак итәчәк. «Без «Салават Күпере» микрорайоны, Дәрвишләр бистәсе халкына транспорт хезмәте күрсәтү өчен мондый автобусларга мохтаҗ», – диде ул.
Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илдар Шакиров яңа транспорт мөмкинлекләрен бары тик тест эксплуатациясеннән соң гына бәяләргә мөмкин булачак, диде. «Безгә әлеге автобусның ни дәрәҗәдә уңайлы булуын белү мөһим, барыннан да элек, техник ягы – автобус полосасына сыюы, борылышларда хәрәкәт итүе мөһим. Барлык сынаулар да пассажирларсыз узачак», – дип хәбәр итте ул. Аның сүзләренә караганда, транспорт мондый тикшерүләрне узган ел Мәскәүдә үткән.
Автобус «Евро-5» экологик классына туры килә, дизель ягулыгында эшли. Кузовның тышкы ягы яңа технология буенча композит материаллардан эшләнгән, бу тулысынча коррозиядән саклый. Транспорт инвалид коляскаларына керү һәм чыгу өчен аппарельләр, кузовны билгеле бер авышлыкка төшерү һәм навигация системалары белән җиһазландырылган. Пассажирларга уңайлы булсын өчен киң мәйданлы иркен салон, йөртүчене чакыру төймәләре булган уңайлы тоткычлар, гаджетлар өчен usb куышлыклары, электрон мәгълүмати таблолар һәм ике монитор каралган. Шулай ук вандалларга каршы 8 видеокүзәтү системасы урнаштырылган, ә дүрт ишектә йөрү өчен контактсыз түләү җайланмалары бар.
Исегезгә төшерәбез, 2007 елда шәһәрдә автобус элемтәсе системасы өр яңадан каралды. Шул ук елны Казанда дизель ягулыгында эшләүче НЕФАЗ маркалы автобуслар сатып алынды.
Хәзерге вакытта шәһәрдә 951 берәмлектә (автобуслар, троллейбуслар һәм трамвайлар) 71 шәһәр җир өсте пассажирлар транспорты маршруты исәпләнә. Автобус паркында – 730 күчмә состав, автотранспорт предприятиеләрендә 333 берәмлек НЕФАЗ маркасы файдаланыла, бу 45,6% тәшкил итә, шулардан 190 автобус компримацияләнгән табигый газда эшли.
«Имин сыйфатлы юллар» Россия илкүләм проектының «Юл хуҗалыгын үстерүнең гомуми системалы чаралары» федераль проекты кысаларында шәһәр паркы 2020 һәм 2021 елларда метанда эшләүче НЕФАЗ маркалы 113 автобус белән тулыланды. Әлеге программа кысаларында федераль бюджет тарафыннан автобус бәясенең 60% ы субсидияләнә.