Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
19.11.2024, 13:50

ТР башкаласында «Студтуризм-2024» округ форумы уза

КМТТУ-КАИ базасындагы вакыйгада 100 дән артык кеше катнашты

Татарстан башкаласында КМТТУ-КАИ базасында 19—20 ноябрь көннәрендә «Студтуризм-2024» округ форумы уза. Анда 100дән артык югары белем бирү учреждениеләре вәкилләре һәм укучылары, туристлык өлкәсендә дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләр катнашты.

«Яшьләр туризмын үстерүгә комплекслы ысул» пленар сессиясендә КМТТУ-КАИ туристлык клубы һәм «ИКАР» студентлар лагере үсеше тарихы турында яшьләр сәясәте буенча проректор Кирилл Борисов сөйләде.

Россия Мәгариф һәм фән министрлыгының дәүләт яшьләр сәясәте һәм тәрбия эшчәнлеге департаментының Халыкара яшьләр хезмәттәшлеге һәм туристлык бүлеге башлыгы урынбасары Константин Малышев университетның студентлар туризмы юнәлешен актив үстерүен билгеләп үтте.

Чара мәйданчыгында эш туристлык өлкәсендә өч юнәлешне үз эченә ала: фәнни-популяр, яшьләр һәм студентлар, актив яшьләр юнәлешләре. Округ форумнары Мәскәү өлкәсендә, Санкт-Петербургта, Красноярскта, Екатеринбургта, Ростов-на-Донуда, Пятигорскта узды инде. Яшьләр һәм студентлар туризмы программасы бүген илнең 85 субъектындагы 220 университетны һәм 115 шәһәрне колачлый.

Форумның максаты — яшьләр туризмын үстерү өлкәсендә программада катнашучыларның һөнәри тәҗрибәләрен үстерү, дип хәбәр итә оештыручылар.

«Студтуризм» Россия Федерациясе Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан Россия Дәүләт туристлыгы һәм сервисы университеты белән берлектә Патрис Лумумба исемендәге Халыклар дуслыгы Россия университеты һәм Төньяк Кавказ федераль университеты ярдәмендә үткәрелә.
Барлык яңалыклар