Казанда XI халыкара яшьләр кинофестивале кысаларында «7 көн эчендә кино» проекты старт алды.
(Казан шәһәре KZN.RU, 2-нче сентябрь). Казанда XI халыкара яшьләр кинофестивале кысаларында «7 көн эчендә кино» проекты старт алды. 1-нче сентябрьдән 7-нче сентябрьгә кадәр бөтен дөньядан 10 иҗат төркеме Татарстан кинематографистлары белән бергә Татарстан территориясендә 7 минутлык кыска метражлы фильмнар төшерәчәк. Эшләрнең йомгаклау демонстрациясе 7-нче сентябрьдә була.
Конкурска 31 илдән 100-дән артык проект кергән. Алар арасында «Мәдәниятләр диалогы», «Казан кинопроектлар өчен локация буларак» һәм «Яңа яки популяр булмаган истәлекле урыннар» кебек темаларга иң яхшы сценарийлар сайлап алынган.
Проект нәтиҗәләре буенча 10 фильмнан киноальманах булдырылачак, алар халыкара фестивальләр, кинофорумнар һәм социаль челтәрләр аша күрсәтеләчәк. Проектта җиңүчеләргә акчалата бүләкләр тапшырылачак. Беренче урын өчен – 500 мең сум, икенче урын өчен – 300 мең сум, өченче урын өчен – 200 мең сум.
Оештыручылар фикеренчә, «7 көн эчендә кино» проектын тормышка ашыру Татарстанда кинотуризмны үстерү, фильмнар төшерү эзләре буенча экскурсияләр үткәрү өчен этәргеч булачак. Шулай итеп, «Зөләйха күзләрен ача» фильмы төшерелгән Лаеш районындагы Семрук авылы мөһим туристик объектларның берсенә әйләнә алачак, дип хәбәр итә ТР Мәдәният министрлыгы.