Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
18.10.2018, 12:20

Казанда автобус йөртүчеләр һәм кондукторлар арасында һөнәри осталык бәйгесе уза

2000 автобус йөртүче һәм 1500 кондуктор арасыннан иң яхшылар ТР башкаласын Бөтенроссия бәйгесендә тәкъдим итәчәкләр.

(Казан шәһәре KZN.RU, 18-нче октябрь, Алена Мирошниченко). Бүген пассажир транспорты йөртүчеләре һәм кондукторлар үз өлкәләрендә иң яхшылар исеме өчен көч сынаша. Алар өчен Автомобиль һәм шәһәр пассажир транспорты көне алдыннан “Казан Арена” футбол стадионы мәйданчыгында һөнәри осталык буенча ачык бәйге үтте.

Казанның автотранспорт предприятиеләренең иң яхшы вәкилләре 10 команда составында үзара көп төрле ярышларда көч сынаштылар. Автобус йөртүчеләр “елан”, киртәләрне урап үтү, туктау, импровизацияләнгән гаражга керү, юл йөрү кагыйдәләрен белү һ.б. ярышларда сыналдылар. Кондукторлар акча белән эшләү тәртибен белүләрен, пассажирларга хезмәт күрсәтү, ихтирамлы мөгамәлә, һәм төрле шартларда үзләрен тоту кагыйдәләрен белүләрен күрсәттеләр. Катнашучылар “Иң яхшы автобус йөртүче”, “Иң яхшы кондуктор”, “Иң яхшы предприятие” номинацияләре өчен көч сынашты. Шәһәр күләмендә җиңүчеләр өч ел рәттән Татарстан башкаласы данын бөтенроссия бәйгесендә яклыйлар. Казанда әлеге ярышлар 2006 елдан уздырыла.

Транспорт комитеты рәисе Айдар Габделхаков билгеләп үткәнчә, ярышларда 2000-нән артык автобус йөртүче һәм 1500 кондуктор катнаша. “Биредә әлеге өлкәнең иң яхшы предприятиеләре вәкилләре җыелды. Һәр ярыш, бәйрәм кебек , катнашучыларның кәефен күтәрә, ә алар үз чиратында шәһәрлеләр кәефендә дә чагыла. Автобус йөртүчеләр һәм кондукторлар кешеләр белән эшлиләр, шуңа күрә мондый ярышлар пассажирларга хезмәт күрсәтү культурасын үстерү һәм әлеге һөнәрләрне популярлаштыру өчен бик кирәк”, - диде ул.

Бәйгедә катнашучыларны сәламләп, Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Илдар Шакиров ассызыклап үткәнчә, Казанның транспорт комплексы үскән зур темпларны күрми мөмкин түгел. “Мин күп санлы зур һәм сыйфатлы юлларны гына күз алдында тотмыйм, сезнең эшегезне дә билгеләп үтәм. Бу бик җаваплы хезмәт. 100 пассажир утырган 12 метрлы автобусны йөртү өчен, минемчә, сәләтлелек кирәк”, - диде ул.

Бәйгедә катнашучыларны шулай ук Автомобиль транспорты һәм юл хуҗалыгы эшчеләре профсоюзының татар республика комитеты рәисе Юрий Данилов тәбрикләде.

Бәйгедә катнашучыларның күбесе осталыкларын беренче ел гына күрсәтми. ПАТП №2 МУП йөртүчесе Андрей Митрофанов әлеге ярышларда алтынчы тапкыр катнаша. Узган ел ул беренче урын алган булган.

“Казан Арена” каршындагы мәйданчыкта автобуслар йөргән арада, якында юл йөрү кагыйдәләрен белүгә сынау үтте.

Җәмәгать транспорты өлкәсендә эшне яхшырту барлык юнәлешләрдә бара: транспорт составы, аның техник мөмкинлекләре яхшыртыла. “Ел саен күчмә составны яхшыртабыз. Футбол буенча дөнья чемпионатын уздырыр алдыннан гына 350 яңа автобус кайтартылды, аларның 104-е газда эшли. Әле тагын автобуслар көтелә. 8-10 эшләгән автобусларны исәптән чыгарабыз”, - диде Айдар Габделхаков.

Фоторепортаж
Автобус йөртүчеләр һәм кондукторлар арасында һөнәри осталык бәйгесе, 18.10.2018
Видеорепортаж
18.10.2018 11:21
Казанда автобус йөртүчеләр һәм кондукторлар арасында һөнәри осталык бәйгесе узды
Барлык яңалыклар