4 нче августка кадәр ТР башкаласында хокук бозуларны ачыклау буенча рейд чаралары уза
Фото: Денис Гордийко
Татарстан башкаласы буенча Дәүләт автоинспекциясе шәхси мобильлек чарасы белән идарә итүче кешегә юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен 800 сум күләмендә административ штраф салынуын искә төшерә (РФ Административ хокук бозулар кодексының 12.29 маддәсенең 2 нче өлеше). Әгәр кеше транспорт чаралары хәрәкәтенә комачаулый икән, мондый хокук бозу өчен бер мең сум күләмендә штраф каралган (РФ Административ хокук бозулар кодексының 12.3 маддәсенең 1 нче өлеше).
Исерек килеш шәхси мобильлек чарасы белән идарә итү өчен җаваплылык РФ Административ хокук бозулар кодексының 12.29 маддәсенең 3 нче өлешендә бер меңнән 1,5 мең сумга кадәр административ штраф рәвешендә каралган.
4 нче августка кадәр Казанда профилактик чаралар уза, алар барышында җаваплы хезмәткәрләр шәхси мобильлек чарасында йөрүче кешеләрнең юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуларын күзәтәчәк.