26-нчы февральдә көндез шәһәрдә көчәйгән вакытта җилнең секундына 18 метрга кадәр җитүе ихтимал.
(Казан шәһәре KZN.RU, 25-нче февраль). 26-нчы февральдә Татарстанда һәм аның башкаласында аязучан болытлы һава торышы көтелә, урыны белән яңгыр явачак, җил көньяк-көнбатыштан исәчәк. Төнлә һәм иртән кар явачак, аерым районнарда буран булачак. Чәршәмбе көнне республикада урыны белән кар явуы ихтимал, Казанда явым-төшем көтелми.
Җил көньяктан төньяк-көнбатышка таба секундына 6-11 метр тизлектә, урыны белән көчәйгәндә 18 метрга кадәр җитәчәк.
Татарстанда төнлә һава температурасы минус 1-дән 6 градуска кадәр, республика башкаласында – минус 4-тән 6 градуска кадәр җитәчәк. 26-нчы февральдә көндез синоптиклар ТР буенча минус 2 градустан 1 градуска кадәр, Казанда нульдән минус 2 градуска кадәр булачак, дип фаразлый.
Юлларда бозлавык, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.