В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Юлларда бозлавык булачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 9-нчы декабрь). 10-нчы декабрьдә Казанда һава шартларының начараюы көтелә. Бүген төнлә урыны белән юеш кар һәм яңгыр кебек явым-төшемнәр булачак. Көньяк-көнбатыштан талгын җил.
Төнлә һава температурасы – 0 дән алып 2 градуска кадәр, көндез 0 дән +2 градуска кадәр булачак. Юлларда бозлавык көтелә.
Республикада урыны белән юеш кар һәм яңгыр кебек явым-төшемнәр булачак, аерым районнарда томан булырга мөмкин, юлларда көчле бозлавык. Көньяк-көнбатыштан талгын җил. Төнге сәгатьләрдә һава температурасы – 0 дән алып 5 градуска кадәр, көндез 3 тән +2 градуска кадәр булачак, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.