14 августта көндезге температуралар +22-24 градус тәшкил итәчәк.
(Казан шәһәре KZN.RU, 13-нче август). Татарстан һәм аның башкаласында яшәүчеләргә яшен, көчле җил фаразлана.
14 августка каршы төндә Казанда урыны белән кыска вакытлы яңгыр явачак, яшен булуы ихтимал. Көнбатыштан уртача тизлектә җил исәчәк, яшен вакытында аның тизлеге 15-18 м/с кадәр артырга мөмкин. Төнлә һаваның минималь температурасы +13-15 градус тәшкил итәчәк, түбән урыннарда +11-13 градус булачак.
Шимбә көндез алмашынучан болытлы һава көтелә. Урыны белән шулай ук яшенле яңгыр явачак. Көнбатыштан уртача тизлектә җил исәчәк, яшен вакытында аның тизлеге 15-18 м/с кадәр артырга мөмкин. Һава 22-24 градуска кадәр җылыначак, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.
Шундый ук һава 14 августта республика да көтелә. Бу көнне алмашынучан болытлы һава булачак. Урыны буенча кыска вакытлы яшенле яңгыр явачак. Көнбатыштан уртача тизлектә җил исәчәк, яшен вакытында аның тизлеге 15-20 м/с кадәр артырга мөмкин. Төнлә минималь температуралар +10-15 градус булачак, көнчыгышта – +17 градуска кадәр. Көндез максималь температуралар +20-25 градус тәшкил итәчәк.