В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Юлларда бозлавык саклана
Денис Гордийко фотосы
Алдагы тәүлектә, 9 март көнне, Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда һава температурасының сизелерлек түбәнәюе фаразлана. Татарстан Республикасы Гидрометеорология үзәге мәгълүматлары буенча, төнге һәм иртәнге сәгатьләрдә термометр баганалары -25..-26 градус күрсәтәчәк, аязганда һава температурасы -29 градуска кадәр түбән төшәргә мөмкин.
Һава торышын көчле җил катлауландырачак, аның тизлеге урыны белән секундына 15 метрга кадәр җитәчәк. Шул ук вакытта сизелерлек явым-төшем көтелми. Көндез һава температурасы -16...-18 градус булачак.
Юлларда бозлавык саклана. Дәүләт автоинспекциясе автомобиль йөртүчеләрне сак һәм игътибарлы булырга өнди: мондый чакта тизлек режимын, алда баручы транспорт чараларына кадәр куркынычсыз дистанция саклау һәм кискен маневрлар ясамау мөһим. Түбән температура һәм юл өслеге тайгак булганда транспорт чарасының таеп китү куркынычы арта, шуңа күрә иминлек кагыйдәләрен төгәл үтәү таләп ителә.