В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Көн саен юлларны һәм тротуарларны юу, тукталыш павильоннарын эшкәртү, парк һәм скверларны җыештыру эшләре бара.
(Казан шәһәре KZN.RU, 17-нче апрель). Казанда шәһәрне санитар чистарту буенча 1-нче апрельдә башланган ике айлык кысаларында эшләр дәвам итә. Шәһәрдә көн саен дезинфекция чараларын кулланып юллар һәм тротуарлар юыла, тукталыш павильоннарын эшкәртү, парк һәм скверларны җыештыру, агачларны санитар кисү һәм башка бик күп нәрсәләр башкарыла.
Татарстан башкаласында тәүлек буе урам-юл челтәрен карап тоту буенча эш алып барыла: юлларның һәм тротуарларның машина юлларын себерү һәм юу, су асты өлешен пычрактан һәм чүп-чардан чистарту. Бу максатларда тротуар чистарту, вакуум-себерү һәм катнаш су сиптерү-юу машиналары файдаланыла.
Вирус инфекцияләре таралуны булдырмас өчен, юллар һәм тротуарларны техник юу чараларны кулланып, дезинфекцион эффект белән чистарталар. Моннан тыш, шәһәрдә тукталыш павильоннары һәм киртәләр «Дезгран» эшкәртү һәм дезинфекцияләү чарасы белән эшкәртелә.
Яшел үсентеләр да игътибарсыз калмаган. Казанда даими рәвештә юл челтәренә якын яшел зоналарны җыялар, анда кыш дәвамында көнкүреш калдыклары күп җыелган. Санитар чистарту буенча икеайлык үткәрелү чорында аны чүп полигоннарына чыгаралар.
Шуның белән бергә бакчаларны, паркларны һәм скверларны чистарту буенча да эш алып барыла, эшчеләр юлларны себерә, газоннарны пычрактан һәм чүп-чардан чистарта. Иҗтимагый киңлекләрдә шулай ук кече архитектура формалары да ремонтлана, зарарланган коймаларны алыштыру һәм ремонтлау эшләре башкарыла, ә барлык эскәмияләр, балалар җиһазлары һәм хәтта чүп савытлары дезинфекция чаралары кулланып юыла.
Шул исәптән узган елларда һәм быел язын утыртылган яшь агачларны карау эшләре дә үткәрелә. «Трест Горводзеленхоз» муниципаль унитар предприятиесе хезмәткәрләре агач ботакларын форма ясап, чистартып кисә, җыештыра, агачларны җылыткычтан азат итә, минераль һәм органик ашламалар кертә, шулай ук агачларны яфракларда һәм кәүсәләрдә тупланган пычрактан, майлардан арындыра, дип хәбәр иттеләр трестта.
Исегезгә төшерәбез, март аенда Казанда масштаблы «яшел» реконструкция башланды, аның барышында шәһәрнең 22 урамында 8324 агач утыртылачак.