В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Көзге чакырылыш 31 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк.
(Казан шәһәре KZN.RU, 28-нчы ноябрь, Алинә Бережная). Татарстан башкаласында хәрби хезмәткә көзге чакырылыш дәвам итә. Бүген Татарстан Хәрби комиссариатының Казан шәһәре Совет районы бүлегендә хәрби хезмәткә чакыру комиссиясе утырышы узды. Очрашуда хәрби хезмәткә чакыру комиссиясе рәисе, Казан муниципаль берәмлеге башлыгы урынбасары Людмила Андреева, Казанның Совет районы хәрби комиссары, комиссия рәисе урынбасары Рөстәм Шакиров, шулай ук хәрби хезмәткә чакыру комиссиясенең башка әгъзалары катнашты.
Хисап доклады белән Рөстәм Шакиров чыгыш ясады. Ул көзге чакырылышның барышы турында сөйләде. Шулай итеп, хәрби хезмәткә декабрь ахырына кадәр Совет районыннан 166 егет җибәрелергә тиеш. Көзге чакырылыш башланганнан бирле җыелу пунктына 117 кеше җибәрелгән инде. "Эш бара, проблемалар юк, без график буенча барабыз, алда - бер ай, планга сыешырбыз дип уйлыйм", - дип хәбәр итте Рөстәм Шакиров.
Хәрби комиссариат шулай ук Совет районында хәрби хезмәттән читкә тайпылучы егетләр белән зур эш алып барылуын билгеләп үтте. Әйтик, 1 октябрьдән районда мобиль төркемнәр оештырылган. Көн саен 6.00 сәгатьтән 9.00 сәгатькә кадәр хәрби комиссариат хезмәткәрләре хокук саклау органнары белән берлектә рейдларга чыга һәм комиссиягә чакырылмаган егетләрне эзли. Сүз уңаеннан, комиссиягә килмәү өчен 500 сум күләмендә штраф каралган. Әмма мондый качып йөрүчеләр елдан-ел кими бара, дип билгеләп үтте чакырылыш комиссиясе әгъзалары. Рөстәм Шакиров сүзләренә караганда, бу яшь кешеләрнең армиядә хезмәт итүдән башка киләчәктә лаеклы эшкә урнаша һәм үзләрен күп өлкәләрдә тормышка ашыра алмауларын аңлый башлавы белән бәйле.
Көзге чакырылыш көннәрендә һәр көнне хәрби комиссариатка 15-20 яшь кеше килә. Аларның күбесе үз теләкләре белән хезмәт итәргә җыена.
Биредә, чакырылыш комиссиясендә, яшьләр хезмәт итүнең җитдилеген сизә. Хәрби хезмәткә чакырылучыларны хезмәт итү һәм гаскәрләрне сайлау урыннарына бүлгәндә күп кенә факторлар йогынты ясый - белем бирү, гаилә составы, мавыгулар, хөкем ителгәнлек һәм башкалар. Биредә исә кайбер егетләргә вакытлы хезмәт урынына альтернатива - контракт буенча хезмәт итәргә тәкъдим итәләр.
Әлбәттә, булачак Ватанны саклаучылар дәрәҗәле гаскәрләргә эләгергә тели. Гадәттәгечә, алар арасында һава-десант гаскәрләре, диңгез пехотлары, хәрби-диңгез флоты бар.
Югары уку йортларыннан соң егетләрне армиягә бик теләп алалар. Бу чакырылышта югары һөнәри белемле гражданнарның 25 проценттан да ким булмаган өлешен хезмәткә җибәрергә кирәк.
Утырыш ахырында Людмила Андреева Совет районы Хәрби комиссариатының профессиональ эшен билгеләп үтте һәм комиссия әгъзаларына темпларны киметмәскә теләде. "Әйе, башта бездә чакырылыш бераз артта калды, әмма бу нормаль күренеш, хәзер без нормага керәбез, планны һичшиксез үтәячәкбез. Совет районының чакырылыш комиссиясе үз вазифаларын башкара, биредә барлык хезмәтләр дә җайга салынган һәм нәтиҗәле эшли", - диде Людмила Андреева.
Исегезгә төшерәбез, көзге чакырылыш комиссиясе 31 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк. Казаннан план буенча хезмәт итәргә 700 кеше барачак.