Теләүчеләр азык-төлек товарлары, гигиена чаралары, кием-салым тапшыра ала.
Фото: Денис Гордийко
Кайбер пунктлар сәүдә объектларында, калганнары шәһәр спорт комплексларында урнашкан. Аларның һәркайсы «Игелекле Казан» логотибы белән билгеләнгән.
Ваһапов, 17а («Ак Бүре» УСК);
Восстание, 115а;
Гаврилов, 48а («Алтын алка» СК);
Гагарин, 56 («Тасма»);
Н.Ершов, 7 («Хезмәт резервлары» стадионы);
Копылов, 1а;
Ленинград, 26 («Мотор» СК);
Стадион, 1а («Ракета» стадионы);
Ташаяк, 2а (Үзәк стадион);
Җ.Фәйзи, 2а (Бокс һәм өстәл теннисы үзәге);
Футбол, 1 («Локомотив» стадионы);
Халтурин, 3 («Баско» СК);
Химиклар, 40 («Форвард» СК);
Чуйков, 8 («Ватан» СК).
Теләүчеләр озак саклана торган азык-төлек товарлары, мәсәлән, консервалар, пакетлы чәй, эри торган каһвә, ультра пастеризацияләнгән һәм коры сөт, макарон, ярмалар һ.б. алып килә ала. Гигиена чаралары – теш пастасы һәм щеткалар, шампунь, гадәти һәм кер сабыннары, кырыну күбеге, кер юу порошогы, бәдрәф кәгазе дә кабул ителә.
Шулай ук кирәкле әйберләр исемлегендә куртка һәм пуховиклар, аяк киеме, футболкалар, флис тельняшкалар, термокием, трико, оекбаш, перчаткалар, бияләйләр, баш киемнәре һ.б. бар. Тулы исемлек белән сылтама буенча танышырга мөмкин.
Казан предприятиеләреннән һәм халкыннан ярдәмне йөк җыю, комплектлау һәм формалаштыру үзәк складында (Горький шоссесы, 53а) кабул итәләр. Ул дүшәмбедән җомгага кадәр 9:00-18:00 сәгатьләрдә, шимбә көнне 9:00-14:00 сәгатьләрдә эшли.