В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Курсның беренче потогында 20 кеше инде шөгыльләнә.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 28 нче апрель). Казанда инвалид балалар белән эшләү өчен волонтерлар туплау дәвам итә. Беренче потокка язылу төгәлләнгән. 20 кеше «Перемена» дип аталган яңа ял үзәгендә инде белем ала.
Курсның икенче потогы тыңлаучылары май ахырында шөгыльләнә башлаячак. Ай ярым эчендә волонтерлар ишарә теле, тьюторлык һәм хастаханә клоунадасы турында беләчәкләр. Укулар тәмамланганнан соң аларга сертификатлар тапшырылачак.
Курста сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар белән эшләүче белгечләр – сурдотәрҗемәчеләр, тьюторлар, хастаханә клоуннары һәм башкалар дәресләр үткәрә.
Укуга +7(906)113-32-36 телефоны буенча теләгән һәркем языла ала, дип хәбәр итә «Игелекле Казан» коммерциягә нигезләнмәгән автоном оешмасы матбугат хезмәте.
Курслар тәмамланганнан соң волонтерлар ярдәмгә мохтаҗ балаларга ярдәм итә алачак. Алар ял үзәкләрендә, спорт комплексларында, сәнгать мәктәпләрендә эшләячәк, анда андый белгечләр җитми.