Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнарының Хәрби комиссариатында чакырылыш комиссиясе утырышы узды - 16 хәрби хезмәткә җибәрелде.
(Казан шәһәре KZN.RU, 13-нче май, Алинә Бережная). Татарстан башкаласында хәрби хезмәткә язгы чакырылыш дәвам итә. Бүген Казанның Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнарының Хәрби комиссариатында чакырылыш комиссиясе утырышы узды, аның нәтиҗәләре буенча 16 хәрби хезмәткә җибәрелде.
План нигезендә, хәрби хезмәткә Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнарыннан декабрь ахырына кадәр 167 хәрби хезмәткә озатылырга тиеш. «Эш график буенча бара», - дип сөйләде Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнарының хәрби комиссары Михаил Венедиктов.
Чакырылыш комиссиясе утырышы коронавирус инфекциясе пандемиясенә бәйле рәвештә барлык санитар-эпидемиологик кагыйдәләр буенча уза. Хәрби комиссариатка керү урынында барьер посты булдырылган, анда һәр егетнең температурасын үлчиләр, битлек, перчатка һәм бахила бирәләр. Температура югары булган очракта, аны изоляторга урнаштырачаклар, ә соңыннан ашыгыч медицина ярдәме чакыртачаклар. Бәхеткә, военкоматта мондый очраклар булмады, дип ышандырды М.Венедиктов.
«Бу чакыру кампаниясенә без кешеләрне, күп итеп җыелмасыннар өчен, төркемнәр белән чакырабыз. Хәрби комиссариатка чакыру алдыннан, хәрби хезмәткә чакырылучы коронавируслы кешеләр белән элемтәдә тормавын ачыклау өчен, мәҗбүри рәвештә поликлиникаларда эпикризлар сорыйбыз», - дип сөйләде М.Венедиктов.
Хәрби хезмәткә чакырылучыларның беренче төркеме инде 20-нче майда китәчәк. М.Венедиктов сүзләренчә, хәрби хезмәткә чакырылучыларның хезмәт урынына бүленешенә һәм гаскәрләрне сайлауга күп факторлар йогынты ясый - белем дәрәҗәсе, гаилә составы, мавыгулары, хөкем ителү-ителмәве һәм башкалар. Хәрби частьләргә килгәч, егетләрне 14 көнлек карантинга җибәрәләр.
Чакырылыш комиссияләренең утырышлары 15-нче июльгә кадәр дәвам итәчәк, аларга 4761 казанлы килергә тиеш, шуларның 680-е хезмәт итәргә барачак. Татарстанда барлыгы 3 мең 100 кешене хезмәткә җибәрү планлаштырыла, шуларның 47%-- коры җир гаскәрләренә, 13% - һава-космик көчләренә, 8% - стратегик билгеләнештәге ракета гаскәрләренә һәм илкүләм гвардия гаскәрләренә. Тагын 7%-ы хәрби-диңгез флотында, һава-десант гаскәрләрендә һәм махсус билгеләнгән частьларда хезмәт итәчәк. Башка бүлекчәләргә 8% егетләрне җибәрәчәкләр. Альтернатив гражданнар хезмәтен 30 кеше узачак.