Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
12.02.2021, 10:23

Казанда «Россия чаңгы юллары» массакүләм узышында катнашучыларны теркәү дәвам итә

Ярышларга кушылу өчен, табибтан йөгерештә катнашу рөхсәт ителгән белешмә тапшырырга кирәк.

Фото: Казан шәһәре KZN.RU

(Казан шәһәре KZN.RU, 12-нче февраль). Казанда «Россия чаңгы юллары» Бөтенроссия массакүләм ярышларында катнашучыларны теркәү дәвам итә. Быел ярышлар Татарстан башкаласында 13-нче февральдә дүрт мәйданчыкта узачак: Горки-Әмәт урман паркында, Гаврилов урамындагы Казансу елгасы тугаенда, Нагорный бистәсендә, ә төп старт Юдино бистәсендәге «Локомотив» стадионында.

Спорт бәйрәмендә катнашучылар өчен старт комплектлары бирү Казанның Үзәк стадионында 12-нче февральгә кадәр барачак. Мандатлы комиссиянең эш вакыты – 9.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр. Теркәлү өчен шәхесне раслаучы документ, шулай ук табибтан чаңгы узышында катнашуга рөхсәт турында белешмә күрсәтергә кирәк. Шулай ук катнашучыларны теркәү һәм комплектлар бирү «Россия чаңгы юллары» уздыру көнендә дә үткәреләчәк – урында элек узарга өлгермәгәннәр яки чарада соңгы моментта катнашырга карар кылганнар өчен теркәлү оештырылачак.

Исегезгә төшерәбез, барлык теләүчеләр 2 км, 3 км, 5 км һәм 10 км га йөгерү буенча чаңгы ярышларында катнаша ала. Үзәк мәйданчыкта – «Локомотив» стадионында – узышлар 8.00 сәгатьтә башлана. Бу вакытта, яшь төркемнәренә карап, 2 км, 3 км һәм 5 км дистанциядә чират буенча «Хезмәткә һәм оборонага әзер» Бөтенроссия физкультура-спорт комплексының мактау билгесенә дәгъва кылучылар чыгачак. Аннары ярышларга яшь һәм өлкән спортчылар кушылачак – аларга 5 км һәм 10 км дистанцияне узарга туры киләчәк.

Ярышлар тәмамланганнан соң, профессиональ чаңгычылар арасында оешма җитәкчеләре, ветераннар һәм массакүләм йөгереш өчен старт коридорлары ачылачак. Аларга 2 км озынлыктагы трассаны узарга тәкъдим ителәчәк.

Тамашачылар һәм җанатарлар өчен зур мәдәни программа әзерлиләр: кыр кухнясы һәм призлар уйнату, киез итекләрдән хоккей турниры, иҗат коллективлары чыгышлары һәм башка күңел ачу чаралары.

Җиңүчеләрне һәм призерларны кубоклар, медальләр һәм РФ Спорт министрлыгы дипломнары, шулай ук ярышлар партнерларыннан истәлекле призлар белән бүләкләячәкләр, дип хәбәр итә Казан башкарма комитетының Физик культура һәм спорт комитеты.

Барлык яңалыклар