В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бүгенгә базага 260 меңнән артык күмү кертелгән.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU, 11-нче февраль). 2020 елда Казан зиратлары территорияләреннән 19,7 мең кубометрдан артык коммуналь калдык чыгарылган. Зиратларда төзекләндерү эшләре барышында 700-гә якын авария хәлендәге агач киселгән. Бу хакта Ритуаль хезмәтләр оештыру идарәсе җитәкчесе Марат Ишкин Башкарма комитет җитәкчесе Рөстәм Гафаровка узган елгы эш нәтиҗәләре турында хисап барышында хәбәр итте.
Казан Башкарма комитеты карамагында гомуми мәйданы 412,8 га булган 36 зират бар, дип искәртте М.Ишкин. Узган ел ТР башкаласында Мамадыш трактында яңа «Курган» җирләү комплексы файдалануга тапшырылды, аның составына гомуми мәйданы 77,7 га булган ике җәмәгать зираты керә. «Яңа комплекс 147 мең үлгән кеше өчен җирләү урыннарын оештырырга һәм шәһәребезне якындагы 30 елга күмү тармагының төп проблемалы мәсьәләсен хәл итәргә мөмкинлек бирә», – дип билгеләп үтте М.Ишкин. Ул шулай ук, җирләү комплексы территориясендә, бюджеттан тыш акчалар хисабына, әлеге кишәрлекләрдә махсус каралган часовня һәм мәчетләр төзү планлаштырыла, дип өстәде.
Моннан тыш, яңа объектны карау барышында, Татарстан Республикасы Президенты тарафыннан, территориядә җирләү йорты төзү һәм кремация буенча хезмәт күрсәтүне оештыру мөмкинлеге турындагы мәсьәлә каралды, дип билгеләп үтте спикер. Хәзерге вакытта Татинвестгражданпроект тарафыннан булачак объект проекты эшләнә.
Моннан тыш, узган ел җәмгыять һәм дәүләт алдындагы аерым казанышларны исәпкә алып, кешеләрне җирләү өчен билгеләнгән Арча зиратының мактаулы участогы файдалануга тапшырылды, анда ноябрь аенда Советлар Союзы Герое Борис Кириллович Кузнецов җирләнде, дип искә төшерде М.Ишкин.
2020 елда зиратларны төзекләндерү эшләре дә дәвам иткән. Арча зиратында 2364,2 кв.м озынлыктагы каты өслекле аллеяларны төзекләндерү эшләре башкарылган, Юдино бистәсе янындагы зиратка илтә торган юл ремонтланган. М.Ишкин, шулай ук, узган ел дәвамында 19,7 мең куб. м коммуналь калдык чыгарылды, 5376 кубометр авария хәлендәге агач (700 данә тирәсе) киселде, дип хәбәр итте. Шулай ук үзәк аллеялар буйлап үләннәр чабылган, кышкы чорда кар җыештырылган һәм башка эшләр башкарылган.
Бөек Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек кысаларында, предприятие «Арча», «Архангельск» һәм «Яңа Татар» зиратларында хәрби күмү эшләрен тәртипкә китергән. Шул исәптән, мемориаль зират территориясендә урнашкан Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган сугышчылар мемориалы реставрацияләнгән, дүрт тол хатынга һәм сугышта катнашучыларның гаилә әгъзаларына намаз корылмаларын урнаштыруда һәм ремонтлауда, шулай ук күмү урыннарын төзекләндерүдә ярдәм күрсәтелгән.
ТАССРның йөз еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек кысаларында, республика бюджеты акчалары исәбеннән, Халык Комиссарлары Советы рәисләрен һәм Татарстан АССР Министрлар Советы рәисләрен Яңа Татар һәм Арча зиратларында җирләү урыннарын төзекләндерү эшләре башкарылган.
Төзекләндерү эшләреннән тыш, шәһәрнең 11 зиратында җирләү урыннарын исәпкә алуның электрон системасын тулыландыру эше дәвам итә. Гомумән алганда, бүгенге көнгә базага 260 меңнән артык җирләү кертелгән, дип хәбәр итте Ритуаль хезмәтләр оештыру идарәсе башлыгы.