В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Инвалид балалар тәрбияләүче гаиләләр Калининградка сәяхәт ота алачак
Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар тәрбияләүче казанлылар 10 нчы декабрьгә кадәр инвалидлар декадасы кысаларында уза торган «Игелекле сәяхәт» конкурсына гариза җибәрә алалар.
Биш гаилә Россиянең иң матур шәһәрләренең берсенә бару мөмкинлеге алачак. Катнашу өчен dobro@kzn.ru почтасына «Ни өчен нәкъ мин Калининградка барырга тиеш» темасына видео җибәрергә кирәк. Узган ел биш гаилә Санкт-Петербургка булып кайтты.
Исегезгә төшерәбез, бу көннәрдә шәһәрдә инвалидлар декадасы уза, аның барышында 100 дән артык бушлай чара оештырылачак. Программада - тантаналы концертлар һәм хәйрия концертлары, акцияләр, мастер-класслар, китап һәм рәсем күргәзмәләре, спектакльләр. Бүгенге көндә шәһәрдә 83 меңгә якын сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кеше, шул исәптән 6186 бала яши.