В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Кандидатларга анкетаны 3-нче августка кадәр тутырырга кирәк.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 21-нче июль). Казанда 3-нче августка кадәр транспорт комитеты рәисе вазыйфасына сайлап алуда катнашу өчен гаризалар кабул итү дәвам итә. Вакантлы вазифага дәгъва кылучыларга анкета тутырырга һәм шәһәрнең транспорт системасын үстерү проектын әзерләргә кирәк, анда конкрет проблемаларның аңлатмасы биреләчәк һәм аларны хәл итү юллары тәкъдим ителәчәк.
Транспорт тармагы белгечләре белән очрашу нәтиҗәләре буенча, проектларны тәкъдир итү, кейслар чишү һәм ассессмент-сессиядә катнашу нәтиҗәләре буенча финалистлар билгеләнәчәк, алар Казан Мэры Илсур Метшин һәм эксперт советы әгъзалары белән очрашачак.
Кандидатларга карата төп таләпләр арасында – югары белем, муниципаль хезмәт стажы кимендә бер ел яисә белгечлек, әзерлек юнәлеше буенча кимендә ике ел эш стажы.
Исегезгә төшерәбез, транспорт комитеты рәисе вазыйфасына ачык сайлап алуны уздыруны эшлекле дүшәмбедә шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Гафаров игълан итте. Яңа җитәкчегә шәһәрнең транспорт системасын яңа дәрәҗәгә күтәрәсе бар, дип билгеләп үтте ул.