В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Дәресләр октябрьдә башлана һәм һәр шимбә 8:00 дән 12:00 гә кадәр дәвам итәчәк.
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
(Казан шәһәре KZN.RU, 13 нче сентябрь). Казанда намазга өйрәтү буенча бер көнлек бушлай «Ислам. Беренче адымнар» курсларына туплау дәвам итә. Хәзерге вакытта катнашу өчен 70 кеше гариза биргән.
Уку 15 нче октябрьдә башлана. Программа тәһарәт алу, намаз, дин, хәләл һәм хәрам төшенчәләрен аңлаткан 6 дәрестән гыйбарәт. Дәресләр һәр шимбә Казанның Галиев мәчетендә иртәнге сәгать 8:00 дән көндезге 12:00 гә кадәр барачак. Укулар татар һәм рус телләрендә алып барыла, онлайн консультацияләрне тәүлек дәвамында алырга мөмкин.
Белем алыр өчен 17 яшьтән өлкәнрәкләр чакырыла. Заявка бирү өчен сылтама буенча теркәлергә яки +7(843)237-86-18 телефоны буенча шалтыратырга кирәк, дип хәбәр итә ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте.
«Ислам. Беренче адымнар» проекты 2018 елда старт алды. Курсларны барлыгы 840 кеше узган.