8 майдан шәһәрнең кайбер урамнарында транспорт хәрәкәте чикләнә.
(Казан шәһәре KZN.RU, 7-не май). Казанда бу елга урам-юл челтәрен капиталь төзекләндерү программасына кертелгән юлларны планлы рәвештә ябуны дәвам итәләр. Бу хакта Тышкы төзекләндерү комитеты хәбәр итә.
Транспорт хәрәкәте түбәндәге урамнарда чикләнә:
Политехника ур. (Революция урамыннан Бирюзовая урамындагы мемориалга кадәр) – 8 майдан 4 июньгә кадәр;
Юдино – Яңа Юдино шоссесы (Бирюзовая урамыннан Новоросийская, 109Б адресы буенча урнашкан 53-нче мәктәпкә кадәр) – 8 майдан 12 сентябрьгә кадәр;
Осиново тыкрыгы (Залесная урамыннан Осиново урамына кадәр) – 20 майдан 19 июньгә кадәр;
2-нче Муром ур. (Беломорск урамыннан “Сирень” бакчачылык ширкәтенә кадәр), Айдаров ур. (Донецк урамыннан Денис Давыдов урамына кадәр), Дубинин ур. (Беломорск урамыннан Айдаров урамына кадәр), Луначарский ур. (Денис Давыдов урамыннан Маршал Говоров урамына кадәр) Северный торак массивында, Мичурин ур. (Әмәт урамыннан Дачная урамына кадәр), Чебоксар ур., Садовая ур. (Әмәт урамыннан Аркылы Чебоксар урамына кадәр һәм Чебоксар урамыннан Мичурин урамына кадәр) Әмәт торак массивында, Поперечно-Боевая ур., Лагерь ур. (Боевая урамыннан Лагерь урамының 113-нче йортына кадәр) – 10 июньнән 9 июльгә кадәр;
Слесарная ур. (Боевая урамыннан Лагерь урамына кадәр) – 15 июньнән 14 июльгә кадәр;
Севастополь ур. (Клубинин урамыннан 1-нче Калининград урамына кадәр) Иске Горки торак массивында – 20 июньнән 19 июльгә кадәр;
Кызы Химик ур. (Урицкий урамыннан Клара Цеткин урамының 8/27А номерлы йортына кадәр) – 25 июньнән 24 июльгә кадәр;
Волгоград ур. (Ибраһимов проспектыннан Декабристлар урамына кадәр) –10 июльдән 9 августка кадәр;
Котовский ур. (Беломорск урамыннан Пятигорск урамына кадәр) Северный торак массивында, Максимов ур. Грабарский торак массивында (Караганда урамыннан Үзәк Мариуполь урамына кадәр), Школьная ур. Кадышево торак массивында (Почта урамыннан Новая урамына кадәр), 2-нче Кадышево ур. (Гаврилов урамыннан “Клуб ННМ” гараж-төзелеш кооперативына кадәр), Монтажная ур.(Голубятников урамыннан “Дружба” гараж-төзелеш кооперативына кадәр) Дружба торак массивында – 22 июльдән 20 августка кадәр;
Пожарная ур. (Прибрежная урамыннан Борисково урамына кадәр), Дудин ур. (Прибрежная урамыннан Борисково урамына кадәр), Мелитополь ур. (Рощинская урамыннан Балканская урамына кадәр) Борисково торак массивында, Центральная ур.(Җиңүнед 40 еллыгы урамыннан Центральная урамының 60-нчы йортына кадәр) Петровский торак массивында – 23 июльдән 21 августка кадәр.
Автомобильчыларга игътибарлы булырга һәм вакытлыча куелган юл билгеләре күрсәтмәләрен үтәргә киңәш ителә.
Искәртергә кирәк, моңа кадәр Казанның башка урамнарында капиталь төзекләндерү эшләре башланды.