Объектларның исемлеге тавыш бирү нәтиҗәләрен исәпкә алып формалаштырылачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 27-нче май, Алена Мирошниченко). Казанда 2020 елда төзекләндерү таләп итә торган территорияләрне сайлау буенча тавыш бирү бара. Төзекләндерелергә тиешле объектларның исемлеге тавыш бирү нәтиҗәләрен исәпкә алып формалаштырылачак, ул 15-нче июньгә кадәр дәвам итә.
Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары - Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Куляжев бүген эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә шәһәрлеләрне тавыш бирүдә актив катнашырга чакырды. «Хөрмәтле шәһәрлеләр, киләчәктә шәһәрнең нинди киңлекләре төзекләндереләчәге нәкъ менә сезнең фикерләргә бәйле», - дип билгеләп үтте ул.
Тавыш бирү Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәтләре порталында һәм «Татарстан Республикасы хезмәтләре» мобиль кушымтасында 15-нче июньгә кадәр уза. И.Куляжев Казанда гражданнарның төрле инициативалы төркемнәре, иҗтимагый, спорт һәм яшьләр оешмалары вәкилләре белән төзекләндерү проектлары буенча фикер алышу кагыйдәләре булуын билгеләп үтте. Шуннан соң гына проект карарларын тормышка ашыру башлана.
«2017-2019 елларда иҗтимагый фикер алышулар кысаларында 100-дән артык шундый очрашу үткәрелде. Теге яки бу территорияне төзекләндерү буенча тәкъдимнәрне элеккечә park.tatar интернет-порталына җибәрергә мөмкин», - дип ассызыклады ул.