Линиягә чыгар алдыннан хәрәкәтчән составның экипажы термометрия һәм медицина тикшерүе уза.
(Казан шәһәре KZN.RU, 30-нчы июль, Ксения Швецова). Казанда көн саен җәмәгать транспортын дезинфекцияләү чаралары белән эшкәртү дәвам итә. Вирус инфекцияләре таралуны булдырмас өчен, барлык автобуслар, троллейбуслар, трамвайлар һәм метро поездлары эш көне тәмамлангач, кичке юуга җибәрелә, ә аннары махсус дезинфекция чаралары белән җентекләп санитар эшкәртү уза. Белгечләр сүзләренчә, пандемия башыннан бу эш бер генә көнгә дә тукталмаган.
Хәрәкәт составын эшкәртү шәһәрнең барлык транспорт предприятиеләрендә башкарыла. Кулланыла торган дезинфекция чарасы эшкәрткәннән соң бер тәүлеккә кадәр җитә, дип хәбәр итте «ПАТП №4» муниципаль унитар предприятиесенең эксплуатацияләү буенча директоры урынбасары Альберт Дәүләтшин.
«Эш көне тәмамланганнан соң депога кергәндә барлык автобуслар беренче чиратта юуга җибәрелә. Аларны тышкы яктан юганнан соң, предприятие хезмәткәрләре салонны юарга һәм эшкәртүгә керешә, - дип сөйләде ул. - Автобус дезинфекция чаралары белән эшкәртү мәйданчыгына килә. Аннары стоянкага китә, һәм иртә белән линиягә чиста килеш чыга».
Предприятие паркында 247 автобус бар. Аларның һәркайсы линиягә чыгар алдыннан эшкәртү аша уза, дип өстәде ПАТП директоры.
Кондукторлар һәм машина йөртүчеләр эшкә чыгар алдыннан медицина пунктына баралар, анда аларның температураларын үлчиләр. Алар бары тик шәхси саклану чараларында - битлек һәм перчаткаларда эшлиләр. «Көндез, автобус линиядә булганда, төшке аш тәнәфесендә кондукторлар өстәмә рәвештә дезинфекция чарасы белән салоннарны эшкәртәләр. Моның өчен без аларга саклык күзлекләре бирәбез, - дип өстәде А.Дәүләтшин. - Һәр соңгы тукталышта автобус җилләтелә. Без барлык санитар-эпидемиологик кагыйдәләрне үтибез һәм моңа барлык пассажирларны да чакырабыз: җәмәгать транспортында битлек һәм перчатка киеп йөрергә кирәк».
Вирус инфекцияләренең таралуын булдырмау буенча катгый чаралар электр транспортында да саклана. Әйтик, Дементьев урамындагы троллейбус депосында троллейбусларны санитар эшкәртү өчен аерым бокс билгеләделәр. «Барлыгы бу депода безнең 97 троллейбус бар. Кичке һәм төнге вакытта алар тулысынча эшкәртелә, - дип аңлатты «Метроэлектротранс» генераль директоры урынбасары Айрат Сафин. - Линиядә дә шулай ук көненә ике тапкыр троллейбуслар җилләтелә, кондукторлар көче белән тотыну урыннары, утыргычлар, салоннар эшкәртелә - моның өчен һәр экипажның дезинфекция ясау өчен кирәкле запасы бар. Барлык хезмәткәрләр иртән медицина тикшерүен уза, әгәр берәрсенең температурасы күтәрелсә, андый хезмәткәр эштән читләштерелә».
Метрополитенда, поездларның үзләреннән тыш, һәр көнне эскалаторлар, терминаллар, лифт кабиналары һәм поездларны көтү урыннары эшкәртелә, дип өстәде А.Сафин. Пассажирларга битлек һәм перчаткалар метрополитен станциясенә кергәнче үк кияргә тәкъдим ителә.
Пассажирлар өчен транспортта даими рәвештә шәхси саклану чараларын йөртү кирәклеген искә төшереп аудиороликлар кабызалар, мәгълүмати материаллар автобусларның барлык салоннарында, троллейбусларда, трамвайларда һәм метро поездларында урнаштырылган. Транспорт комитетында хәбәр итүләренчә, шәһәрдә пассажирларның битлекләр һәм перчаткалар киеп йөрүе даими тикшерелә.