В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Июньдә ул гадәттәгечә Ветераннар йортына, шулай ук Самосырово һәм Вознесение бистәләренә киләчәк.
(Казан шәһәре KZN.RU, 4-нче июнь). Казанда «Библиобус» мобиль китапханә комплексы эшләвен дәвам итә. Июньдә ул гадәттәгечә Ветераннар йортына, шулай ук Самосырово һәм Вознесение бистәләренә киләчәк.
Вознесение бистәсендә Нардуган ур., 45 адресы буенча «Библиобус» 11-нче һәм 25-нче июнь көннәрендә 15.00 сәгатьтә тукталыш ясаячак. Самосырово бистәсенә, Мир урамындагы 50а йортына мобиль китапханә комплексы 18-нче июнь 14.00 сәгатьтә киләчәк. Ә 15-нче һәм 29-нчы июнь көннәрендә 13.00 сәгатьтә аны Дубравная урамы, 35 адресы буенча Ветераннар йортында көтәләр.
Исегезгә төшерәбез, мобиль китапханә комплексы шәһәрнең ерактагы бистәләренә һәм Ветераннар йортына хезмәт күрсәтә. ГАЗ-2705 автомобиле - «Библиобус» - 1,5 меңгә кадәр китапны сыйдыра, шул исәптән балалар өчен язылган китапларны да. Моннан тыш, комплекс стационар китапханәләр фондларын яңартуда һәм китап укучылар соравы буенча басмалар китерүдә ярдәм итә, дип хәбәр иттеләр «Казанның үзәкләштерелгән китапханәләр системасы» муниципаль бюджет мәдәният учреждениесендә.