Шәһәр Мэры кушуы буенча белгечләр районнарга октябрьгә кадәр чыгачак.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 1-нче сентябрь). Казан Мэры Илсур Метшин йөкләмәсе буенча, этләрне бушлай вакцинацияләү һәм стерилизацияләү мобиль пунктының эше озайтылды. Белгечләр шәһәр районнарына октябрьгә кадәр барачак.
Барлык теләүчеләр йорт хайваннарын карау өчен алып килә һәм ветеринария хезмәтләре комплексын түләүсез ала алачаклар. Шәһәр халкына этләрне стерилизацияләү һәм вакцинацияләү генә түгел, ә чиплау яки колагына бирка элү, ветеринария паспортларын рәсмиләштерү дә тәкъдим итәчәкләр.
18-нче сентябрь – Авиатөзелеш районының дәүләт ветеринария шифаханәсе (Сухая Река бистәсе, Малая Заречная урамы, 15а);
Исегезгә төшерәбез, йорт хайваннарын вакцинацияләүнең һәм стерилизацияләүнең мобиль пункты шәһәр бистәләренә июль башыннан Казан Мэры Илсур Метшин кушуы буенча чыга. Моннан тыш, Казан паркларында кинологлар һәм зоопсихологлар лекцияләре белән приюттан этләр күргәзмәләре үткәрелә.