В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Конкурсантлар анкеталарны 30 нчы мартка кадәр тапшыра ала, шуннан соң әңгәмә уздыру өчен кандидатлар сайланачак.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 22 нче март). Казанда 30 нчы мартка кадәр Кабан күле яр буенда җәйге программа кураторы позициясенә гаризалар кабул итүне озайттылар.
Гаризалар җыелганнан соң, узган еллар программалары кураторлары һәм Казанның Парклар һәм скверлар дирекциясе вәкилләре керәчәк экспертлар советы белән әңгәмә өчен кандидатлар исемлеген билгеләячәкләр.
Конкурста 18 яшьтән башлап, мәдәни, социаль һәм мәгариф проектлары белән эшләү тәҗрибәсе булган барлык теләүчеләр катнаша ала.
Эшкә яңа куратор 1 нче майдан ук керешә алачак. Аның вазифасына чараларны планлаштыру һәм оештыру керәчәк. Шулай ук ул яр буенда чисталык, иминлек тәэмин ителешен күзәтергә тиеш, дип хәбәр итә Казанның Парклар һәм скверлар дирекциясе матбугат хезмәте.
Гаризаны сылтама буенча тутырырга мөмкин.
Исегезгә төшерәбез, күптән түгел Дирекция ачык конкурс игълан итте, гаризаларны 20 нче мартка кадәр кабул иттеләр.