В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Юл участогы 3 нче майга кадәр ябык булачак.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 4 нче апрель). Казанда Ново-Песочная урамындагы участокта хәрәкәтне чикләү озайтылды. Тиешле боерыкка шәһәр Башкарма комитетында кул куелды.
Шулай итеп, 3 нче майга кадәр Ново-Песочная урамы буенча 40 нчы номерлы йорт (ТР Арбитраж суды бинасы) янындагы юл участогы ябык булачак һәм Спартак урамы буенча 87 нче номерлы йорт каршында һәм Суконная урамы белән кисешкән урында хәрәкәт өлешчә чикләнәчәк.
Бу җир кишәрлеге территориясеннән суүткәргеч чыгару эшләре белән бәйле.