В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Әлеге күренеш биналарны төзекләндерү эшләре белән бәйле
Денис Гордийко фотосы
Казанның Бауман урамында транспорт хәрәкәтен өлешчә чикләү вакыты тагын ике елга озайтылды. Әлеге күренеш биналарны төзекләндерү эшләре белән бәйле.
Бауман урамында 32 нче һәм 34 нче номерлы биналар янындагы юл өлеше 2027 елның 30 июленә кадәр транспорт өчен ябык булачак, дип хәбәр итә Казанның Тышкы төзекләндерү комитеты.
Исегезгә төшерәбез, төзекләндерү эшләре белән бәйле хәрәкәт чикләүләре турындагы мәгълүмат махсус бүлектә бастырыла.