В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бу суүткәргечне реконструкцияләү өчен кирәк
Казанда Идел буе һәм Совет районнарының урам өлешләрендә транспорт хәрәкәтен өлешчә чикләүне озайттылар. Бу суүткәргечне реконструкцияләү өчен кирәк.
Шәһәрнең тышкы төзекләндерү комитеты хәбәр итүенчә, 31 нче августка кадәр түбәндәге адреслар буенча юллар өлешчә ябык:
Җиңү проспектында 43 нче йорт тирәсендә һәм 45к1 номерлы бина каршында;
Бертуган Касыймовлар урамында 35, 38, 40а, 48, 56 нчы йортлар янында, 45а һәм Җиңү проспекты буйлап 47 нче бина тирәсендә, Җиңү проспектына хәрәкәт юнәлешендә 82 нче бина каршында; Рихард Зорге урамына хәрәкәт юнәлешендә 70 һәм 74 нче йортлар каршында;
Рихард Зорге урамындагы 28 нче йорт тирәсендә.