В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бу Вознесение трактында транспорт чишелеше төзелеше белән бәйле.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 12 нче май). Казанда Әмәт магистрале участогында автотранспорт хәрәкәтен чикләүләр озайтылды.
30 нчы сентябрьгә кадәр Әмәт магистралендәге 2 нче бинадан 16 нчы йортның 1 нче корпусына кадәрге участокта хәрәкәт ябылачак. Вознесение тракты төзелүгә бәйле рәвештә транспорт чишелеше төзеләчәк.
Күрсәтелгән участокта хәрәкәт ике юнәлештә дә ябылачак, дип хәбәр иттеләр Казанның Тышкы төзекләндерү комитетында. Машина йөртүчеләр аны Даурия һәм Танк боҗрасы урамнары аша урап уза алачак. «Садовое кольцо» комплексында яшәүчеләр Әмәт магистрале кырыендагы җирле юлдан файдалана ала.
Исегезгә төшерәбез, Әмәт магистрале участогы 12 нче марттан бирле ябык.