Хәрәкәт өчен Б.Урманче урамы буенча яңа линия участогы ачылды.
(Казан шәһәре KZN.RU, 18-нче ноябрь). Казанда Зур Казан боҗрасы буенча Оренбург юлыннан алып М.Булатов урамына кадәрге участокта трамвай линиясен төзү эшләре тәмамланды. «Тимер юл вокзалы – «Кояшлы шәһәр» торак комплексы» маршруты буенча хәрәкәт итә торган 5-нче номерлы трамвай маршруты хәрәкәте ике юнәлештә дә Б.Урманче урамы буенча трамвай линиясенең яңа участогы буенча, М. Булатов урамы белән кисешкән урында, борылыш белән озынайтылды.
Казан Башкарма комитетының Транспорт комитеты хәбәр иткәнчә, әлеге участокта яңа тукталыш пунктлары барлыкка киләчәк: «Бакый Урманче урамы» һәм «Мидхәт Булатов урамы» (ахыргы тукталыш). Әлеге маршруттагы хәрәкәт составы 24 берәмлектән тора, алар 5-6 минутлык интервал белән хәрәкәт итә.
5-нче номерлы трамвай маршруты 2012 елның октябреннән эшли һәм шәһәр халкы арасында зур популярлыкка ия. Хәзерге вакытта бу маршрутта трамвайлар көнгә 30 меңгә кадәр пассажир йөртә. Алга таба маршрутны «Кояшлы шәһәр» микрорайоны аша Авангардная урамына кадәр һәм аннан соң В.Кулагин, Техническая, Г.Тукай урамнары аша шәһәрнең үзәк өлеше юнәлешендә боҗралау планлаштырыла.