В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Тыңлаучылар хәзерге фото сәнгатендә телефонга төшерүнең нинди роль уйнавын беләчәк.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 28 нче март). 2 нче апрельдә «Мәскәү» мәдәни үзәгендә «Мобиль фотография» лекциясе узачак. Казанлылар хәзерге фото сәнгатендә телефонга төшерүнең нинди роль уйнавын, камерага төшерүдән нәрсәсе белән аерылып торуын һәм аны киләчәктә нәрсә көтүен белә ала. Лекцияне фотограф Евгений Цой үткәрә.
Чараның башлануы 18:00 сәгатькә планлаштырылган, дип хәбәр иттеләр «Мәскәү» мәдәни үзәгендә.
Керү – билетлар буенча. Тулырак мәгълүматны түбәндәге телефон буенча белергә була: +7(843)560-66-92.