В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бу аларның үткәрү сәләтен арттыра
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
(Казан шәһәре KZN.RU, 11 нче июль). Ел башыннан Казанда 3,5 км артык яңгыр сулары челтәрен чистарттылар, шуның аркасында аларның үткәрү сәләте яхшырды. Эшләр гидродинамик машиналар ярдәмендә башкарыла – алар торба үткәргечне һәм коены комнан, ташлардан һәм көнкүреш чүп-чардан азат итәргә, шулай ук ләм баскан урыннарны чистартырга ярдәм итәләр, дип хәбәр иттеләр Казан Башкарма комитетының Тышкы төзекләндерү комитетында.
Шул ук вакытта шәһәрдә яңгыр суларын кабул итүче 109 кое ремонтланган һәм 34 участокта асфальт торгызылган. Планнарда – Яшьләр урамы буенча юлны яңарту, анда элек 192,5 метр озынлыктагы яңгыр канализациясе челтәрләре торгызылган. Моннан тыш, быел Казанда Серов урамында, «Ярдәм» мәчете янында, яңгыр канализациясе системасын үзгәртеп корырга планлаштыралар. Шуннан соң участокта бульвар төзелеше башланачак.
Исегезгә төшерәбез, Татарстан башкаласында яңгыр сулары челтәренең гомуми озынлыгы 467 км тәшкил итә, шуларның 24 км 2022 елда урам-юл челтәрен төзекләндерү кысаларында салынган.
Яңгыр сулары канализацияләренең торышы турында кисәтү-тәкъдимнәрне «Шәһәр төзекләндерүе» МУП диспетчерлык хезмәтендә +7(843)555-07-96 телефоны буенча, шулай ук Казанның Тышкы төзекләндерү комитетында +7(843)223-19-29 (өстәмә 312, 313) телефоны буенча калдырырга мөмкин.