Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
24.01.2023, 13:51

Казанда Түбән Кабан күле өчен утлы-музыкаль бизәлешле яңа фонтан проектлауга керешәчәкләр

Җәй көне шәһәрдә 29 фонтан кабызачаклар.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 24 нче гыйнвар, Татьяна Марюхова). Казанда Түбән Кабан күле өчен заманча утлы-музыкаль бизәлешле яңа фонтан проектлауга керешәчәкләр. Монтажлау буенча тәкъдим эшләнгән һәм проектлауга акча бүлеп бирелгән, конкурс процедуралары өчен документлар әзерләнә. Бу хакта Казан Мэры Илсур Метшинга ел нәтиҗәләре буенча традицион хисап вакытында Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Сәлахетдинов хәбәр итте.

Җәйге сезонда шәһәр халкын һәм кунакларын 15 ел дәвамында сөендергән утлы-музыкаль бизәлешле фонтанны сентябрьдә сүттеләр. Эшләү дәверендә 26 насосның 19 ы сафтан чыккан, шуларның 2 се үзәк су агымы эше өчен җаваплы булган.

Тышкы төзекләндерү комитеты балансында барлыгы 27 фонтан бар, шуларның 24 е узган җәйдә эшләгән. Моннан тыш, 2022 елда шәһәрдә ике төзекләндерелгән иҗтимагый киңлектә яңа фонтаннар эшли башлады. Октябрь аенда Салават Күпере торак районында күптән көтелгән парк ачылды. 6 гектар мәйданлы паркта җәяүлеләр фонтаны булган зона бар, ә ясалма сулыкта йөзмә фонтан урнаштырылган.

Йөзмә фонтаннарның утлы-динамик комплексы ТР төзелеш тармагының 100 еллыгы скверында урнаштырылган. Моның өчен ясалма сулыкның касәсен тулысынча үзгәрткәннәр.

Быел Дан скверында һәм Петров исемендәге паркта фонтаннарны ремонтлау һәм эшләтеп җибәрү планлаштырыла.

Барлык яңалыклар