Төзелеш вакытында проект карарлары газ колонкаларын эксплуатацияләүне тыя торган ике йортта эчке челтәрләр салу һәм җылылык пункты урнаштыру белән үзәкләштерелгән кайнар су белән тәэмин итү оештырылачак.
Казанда газ колонкалары булган газдан өзелгән йортларны ремонтлауга керешәләр
Агымдагы ел ахырына кадәр Казанда 16 күпфатирлы йортта төтен чыгару системасын торгызу буенча ремонт эшләрен төгәлләү планлаштырыла. Йөзләгән фатирны кайнар су белән тәэмин итү газ җиһазларының эшкә сәләтен торгызу зур тикшерү нәтиҗәләре буенча алып барыла. Кимчелекләр 49 КФЙта ачыкланган. Бу хакта аппарат киңәшмәсендә Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Искәндәр Гыйниятуллин хәбәр итте.

«Безнең өчен торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә бернинди яңалык та юк кебек. Әмма газ колонкасы булган йортлар проблемасы, халык өчен дә, безнең өчен дә, шактый көтелмәгән булып чыкты. Бу хакта әзер карарлар юк иде. Моның өчен планлаштырылган чыгым маддәсе дә булмады. Башта без, чыннан да, бу проблеманы ничек хәл итәргә икәнен аңламадык, әмма республика хакимияте белән бергәләп хәл итә алдык, кул кушырып утырмадык. Бүген үк бу проблеманың хәл ителүен күрәбез», – диде Башкарма комитет җитәкчесе Рөстәм Гафаров.

Исегезгә төшерәбез, Авиатөзелеш, Киров һәм Мәскәү районнарының 49 КФЙта төтен чыгару һәм җилләткеч системаларының эшли алуын тикшерү барышында күпсанлы кимчелекләр ачыкланды. Бу газ белән суны җылыту колонкаларында газның ашыгыч рәвештә сүндерелүенә китергән. 23 йортта тулысынча газсыз 1894 фатир калган, ә өлешчә сүндерү 26 йорттагы 233 фатирга кагылган.

«Идарәче компанияләр үз көчләре белән йортлар өлешендәге төтен чыгару юлларын тиз арада торгыза алдылар, һәм 42 фатирда газ бирү яңадан торгызылды», – дип билгеләде Искәндәр Гыйниятуллин.

Калган йортлардагы проблеманы хәл итү өчен Татарстан Республикасы җитәкчелеге белән торакны капиталь ремонтлау программасына торгызу чараларын кертү килештерелде. Бина милекчеләренә чишелешнең ике юлы тәкъдим ителде: газны кире кайтарып, төтен чыгару юлларын ремонтлау яисә шәхси җылылык пункты урнаштыру аша йортларны үзәкләштерелгән кайнар су белән тәэмин итүгә күчерү.

Әмма, билгеле булганча, барлык яшәүчеләр дә тәкъдим ителгән чараларны хупламаган. Гомуми җыелыш нәтиҗәләре буенча идарәче компанияләр 12 йортта капиталь ремонт программасында катнашудан баш тарттылар.

11 декабрьдә 37 йортта ремонт эшләрен башкару өчен подрядчы сайлау буенча конкурс булды. Эшләрнең заказчысы – программаның төбәк операторы – ТКХ Фонды, ә генераль подрядчысы – «ПАК» ҖЧҖ.

Ремонт эшләре ике төп ысул белән башкарылачак: 18 йортта герметиклыкны тәэмин итү өчен канал эченә полимер «оек» салу, 17 йортта цемент-ком полимер составы белән футеровка катламы салу.

«Төтен чыгару системасының эшли алуын тикшергәннән соң бу йортларда газ бирү торгызылачак», – дип ассызыклады Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары.

Ул шулай ук яшәүчеләрнең игътибарын газ җиһазларының куркынычсыз эшләве өчен саф һава агымын тәэмин итү бурычына юнәлтте, чөнки бу таләпне үтәмәү ис газы белән агулану белән яный.

Төзелеш вакытында проект карарлары газ колонкаларын эксплуатацияләүне тыя торган ике йортта эчке челтәрләр салу һәм җылылык пункты урнаштыру белән үзәкләштерелгән кайнар су белән тәэмин итү оештырылачак.

«Контракт 2025 елдан 2026 елга күчә торган булачак. 2025 ел ахырына кадәр 16 йортта эшләр тулы күләмдә башкарылачак. Калган йортларны ремонтлау киләсе елга планлаштырылган», – дип йомгаклады Искәндәр Гыйниятуллин.

Ул шулай ук подрядчылар белән агымдагы ел ахырына кадәр ремонтланган йортлар санын арттыру мәсьәләсен дә хәл итәргә кушты.

2025-12-15T13:17:59+0300
В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.