В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бу контакт челтәренең зарарлануы белән бәйле
Татарстан башкаласында трамвай һәм троллейбус маршрутлары хәрәкәте вакытлыча туктатылды. Сәбәбе – контакт челтәренең зарарлануы.
4 нче трамвай һәм 5, 9, 12 нче троллейбуслар хәрәкәте вакытлыча туктатылган. «Метроэлектротранс» МУП хәбәр иткәнчә, урында авария хезмәтләре эшли.
Элегрәк хәбәр ителгәнчә, Казанда 10 октябрьгә кадәр Гадел Кутуй урамы буенча хәрәкәтне өлешчә чикләгәннәр.