В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Укулар ике ай дәвам итәчәк.
Фото: Марат Мөгыйнов
Фатирда балаларны гади күнекмәләргә өйрәтәләр: җыештырырга, юарга, тегәргә, әзерләргә, чәчәкләр карарга. Бу эшләрнең һәрберсе балалардан зур тырышлык таләп итә, әмма мондый тренировкалар киләчәктә аларга көнкүрештә мөстәкыйльрәк булырга яки мөстәкыйль олы тормыш алып барырга мөмкинлек бирәчәк.
Укыту-тренировка фатиры мебель һәм кирәкле көнкүреш техникасы – кер юу машинасы, суыткыч, телевизор, газ плитәсе белән җиһазландырылган, алар янында гамәлләр алгоритмын аңлаткан наклейкалар урнаштырылган. Шулай итеп, кер юу машинасын эшләтеп җибәрү өчен үзенчәлекле балаларга сигез гамәлне өйрәнергә кирәк.
Уку 2 ай дәвам итә. Кызыксындырган сорауларны яки гаризаны tkvartirakzn@mail.ru электрон почтасы, Совет районы администрациясенең @sovkzn_bot чат-боты ярдәмендә һәм +7(937) 569-01-66 телефоны аша бирергә мөмкин.
Исегезгә төшерәбез, «Просто другие» шәһәр иҗтимагый оешмасы проекты Казан шәһәре Башкарма комитеты һәм Президент грантлары фондының финанс ярдәме белән тормышка ашырыла. План буенча уку-тренировка фатирында 10-16 яшьлек 60 бала белем алачак. Моңа кадәр укыту-тренировка фатирында Казан Мэры Илсур Метшин булып кайтты һәм үзенчәлекле балаларның ата-аналары белән аралашканда, мондый фатирларны шәһәрнең һәр районында ачарга кирәклеген җиткерде.