Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
20.05.2024, 14:26

Казанда тротуарларны ремонтлаганда үсемлекләр утырту өчен зоналар төзекләндерелә башлады

Җәяүлеләр юлы буйлап агачлар утырту өчен беренче полоса Карл Маркс урамында барлыкка килгән

Фото: Денис Гордийко

Татарстан башкаласында тротуарларны ремонтлаганда яңа алым кулланыла башлады – агачлар утырту өчен алга таба чәчәкләр белән бизәү мөмкинлеге булган тоташ яшел полосалар төзекләндерелә. Шундый зоналарның берсе Вахитов районындагы Карл Маркс урамында барлыкка килгән. Бу хакта аппарат киңәшмәсендә шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Гафаров хәбәр итте.

Бүгенге көндә Казанда 12 нче июньдә старт алачак БРИКС уеннарына юлларны ремонтлау дәвам итә. Сигез участокның өчесендә эшләр инде тәмамланган. «Без шәһәрне республика башкаласында яшәүчеләр һәм кунаклар өчен җәйгә әзерлибез. Юл эшләре актив фазада. Бокс һәм өстәл теннисы үзәге, «Буревестник» спорт комплексы һәм Теннис академиясе янында эшләр төгәлләнде», – диде Рөстәм Гафаров.

Эшләр түбәндәге биш участокта алып барыла: Сыртланова һәм Гарифьянов урамнарында, Сыртланова урамыннан Зорге урамына кадәр Җиңү проспекты буенча җирле юлда, Үзәк стадион каршындагы парковкада һәм «Татнефть Арена» янында.

Шәһәрне БРИКС саммитына әзерләү кысаларында яңа зоопарк буйлап Һади Такташ урамының километр ярымлык участогында һәм Оренбург трактына кадәр Ишкәкле спорт төрләре Үзәге янында ремонт эшләре тәмамланып килә. Халыкара вакыйгага 21 юл участогын яңарту планлаштырыла.

Казанда БРИКС уеннарына һәм саммитка 29 юл участогы ремонтланачак, әлеге максатларга 6,1 млрд сум акча бүлеп бирелгән.

Диләрә Гафурова

Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе, 20.05.2024
Видеорепортаж
20.05.2024 12:28
Җәй көне Казанның 84 урамын чәчәкләр белән бизәячәкләр
Барлык яңалыклар